Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилотына суд булды

Депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләйманов бүген суд каршына басты. Эшне Татарстанның Лаеш районы суды тикшерә башлады.

Фаҗига 2020 елның 7 февралендә булган иде. Тикшерү барышында ачыкланганча, вертолет белән идарә иткән вакытта пилот куркыныч һава шартларын исәпкә алмаган һәм планлаштырылган маршрутны дәвам итәргә булган. Биеклекне киметкәндә, ул аны контрольдә тотмаган һәм вертолет Куйбышев сусаклагычы бозына егылып төшә.

Тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар үткәрделәр һәм кирәкле исбатлау базасын җыйдылар. Хөкем ителүче үз гаебен таный, аңа саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеп белдерелгән.

Сөләйманов эшне аерым тәртиптә карау үтенечен белдерде.

Бүген процесста гаепләү нәтиҗәсен укырлар дип көтелә, шуннан соң суд шаһитлардан сорау алу эшенә керешәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды


Фикер өстәү