«Күңел кошы» белән хушлашу, 4 елдан соң әйләнеп кайткан Фирдүс. «Татар җыры – 2022» тагын нәрсәләр белән истә калды?

«Күңел кошы» белән хушлашу, 4 елдан соң әйләнеп кайткан Фирдүс, ретро-җырлар. Быелгы «Татар җыры» шулар белән истә калгандыр, мөгаен. Татар эстрадасы җырчыларын берләштерүче фестиваль быел да «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды. 3 сәгатьтән артык барган тамашаны «ВТ» хәбәрчесе карап кайтты.

Матбугат очрашуында быелгы тамашаның башкалардан бик аерылып торачагын вәгъдә иткәннәр иде. Тик үзгәрешләр әллә ни күренмәде. Әйе, яңалыклар бар. Әйтик, быелгы концерт «Ана теле», «Туган туфрак», «Мәхәббәт» һәм «Моң» бүлекләреннән торды. Тик ул бүлекләргә җырчылар һәм җырлар ни дәрәҗәдә туры килерлек итеп сайланган, гомумән кирәк идеме бу бүленеш – монысы икенче мәсьәлә.

Концертны, гадәттәгечә, Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды. Кызу темпта, күңелле алып бардылар. Урынсыз шаяртулар да булмады үзе, тик Данир Сабировны төрек сериалларындагы артистларга охшату, Ришат Төхвәтуллинны өйләндерү мәсьәләсе, Айдар Галимовның яшьлек элексиры эчүе һәм хатын-кызның картаймавыннан тыш бераз яңарак һәм кызыгракларын да ишетәсе килде. Телгә багышланган бүлек барышында татар телендәге авыр сүзләрне аңлату, яшьләр телендә «сленг»лар белән сөйләшү кебек күренешләр булды.

Тамаша «Туган туфрак» дигән бүлектән башланып китте. Иң беренче булып сәхнәгә Татарстанның халык язучысы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким чыкты. Беренче чыгыш ясаганга, аңа «Алтын барс» сынын «Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев тапшырды.

– Телебез, тарихыбыз сакласын, сәнгатебез булсын, дигән уйлар белән әлеге фестивальне башлап җибәргән идек. Һәм инде менә 23 ел бу юнәлештә эшлибез. Зөлфәт Хәким – татар милләтенең тугрылыклы улы, тере легенда, – диде Камил Гәрәев.

Башка артистларга «Алтын барс» сыны сәхнәдә тапшырылмады. Номинацияләрне дә инде узган ел бетергәннәр иде. Монысы сөендерә. Оештыручылар үзләренең дә, тамашачының да вакытын кайгырткан.

Халык ярты сәгать буе залга керү һәм үз урынын эзләү белән мәшгуль булдымы, әллә инде җырчыларга бәйлеме – концерт башында зал сүлпәнрәк иде, алкышларга саран булды. Халык көткән җырчылар, гадәттә, концертның икенче өлешендә була бит. Айдар Галимов, Салават, Зөфәр Хәйретдинов, Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Рифат Зарипов, Иркә, Филүс Каһировны башкаларга караганда җылырак кабул иттеләр. Хит җырларын башкарганда, аларга кушылып җырладылар һәм көчле алкышларга күмделәр.

Концертта күптән түгел арабыздан китеп барган җырчы Эльмира Сөләйманованы искә алып, аның «Балан ачы шул, балам» җырына клипларыннан өзекләр күрсәттеләр. Моңлы җырчының тавышы ишетелүгә, күпләрнең тәне чемердәп куйгандыр.

«Татар эстрадасының күңел кошы – Эльмира Сөләйманова, хуш. Бүген аны искә төшерүебез җырчыга дога булып ирешсен, аның рухын шатландырсын иде. Кеше китә – җыры кала. Аның җырлары һәрвакыт безнең белән булачак», – диде алып баручылар.

Фестивальнең бер кызыклы яңалыгы – ретро-җырлардан торган попурри. Популяр хитларыннан өзекләрне Сәгыйть Гыйбашев, Дамирә Сәетова, Гайфулла Авзалов, Радик Динәхмәтов башкарды. Тик бик кыска булды ул, җитеп бетмәде. Тамашачы да дәртләнеп киткән генә иде. Халык элек яңгыраган җырларга сусаган булган.

«Татар җыры» сәхнәсендә халык әле белеп бетермәгән яшь җырчылар да бар иде. Әйтик, иң яшь дуэт – Җәмилә Әсәдуллина һәм Илгиз Шәйхразиев. Алар быел беренче премиягә лаек булды. Тагын бер яшь башкаручы – Таңсылу әнисе Ләйсән Гыймаева  белән «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкарды. Сүз уңаеннан, бу кичтә Ләйсән Гыймаевага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелү турында да игълан ителде. Җырчы түгел, ә бәлки күбрәк Тямаевның хатыны буларак билгеле Резедә Әхмәтвәлиева да беренче «барс»ын алды.

Янәдән бүлекләргә әйләнеп кайтыйк әле. «Моң» бүлегенә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм… Фирдүс Тямаевны куйганнар. Беренче өч җырчының ни өчен бу бүлектә булганы аңлашылса, Тямаевны чыгарырлык башка бүлек тапмаганнар дип уйлыйсы гына кала. Үзенә генә аерым берне дә багышлый алалар иде, чөнки концертта өч җыр башкаручы бердәнбер артист иде ул. «Яңа йолдыз-3» проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова да тамашачыга җырын бүләк итте. Тик аның «Кермә төшләремә» дигән җыры «Ана теле һәм көй» бүлегендә түгел, «Мәхәббәт»тә булырга тиешлеге көн кебек ачык. Гомумән, бүленеш күп сораулар тудырды. Барысын да санап тормыйм.

Күп кызларның башын әйләндергән Марат Яруллин да «Татар җыры» премиясенә лаек булды. «Бик уңышлы ел килеп чыкты. Елдан артык Казанда яшим. Беренче гастрольләрем дә булды», – ди җырчы.  Чыннан да, тиз күтәрелде ул. Быел гына җитмештән артык концерт биргән. Сүз уңаеннан, соңгы арада Маратка концертларында еш кына каз бүләк итәләр икән.

– Ник бүләк итәләрдер белмим, үзенә күрә бер традициягә әйләнде инде. Беренче казны бирделәр дә, шуннан китте. Әле шунысы кызык: яшьләр – уенчык, ә олы апалар ысланган, каклаган каз бирә. Тиздән каз фермасы ачмый булмас, – дип шаяртты ул.

Ярый, Яруллин беренче «барс»ын алды һәм шуңа сөенә. Ә тәҗрибәлерәк җырчыларга бу сын нәрсә бирә? Әлеге сорауны Ришат Төхвәтуллинга бирдек.  «Барс»лар җыелып, уңып баралар инде, алтыны да бетеп бара, дип шаяртты җырчы.

– Бу аның кадәр мөһим дә түгел инде. Бернинди премия, бүләк тә кирәкми. Артист кеше өчен иң мөһиме – тамашачы булу. Алар минем өчен тавыш бирмәсә, җырларымны тыңламаса, мин бүген монда басып тормас идем. «Алтын барс» – минем һәм тамашачыларымның җиңүе. Шуның белән ул кадерле һәм истәлекле, – диде Ришат.

Тамашачыга килгәндә, беренче бүлектән соң кайтып китүчеләр дә шактый булды. Концерт беткәннән соң: «Мондыйны күргән юк иде әле. Җырчылар «скучный», ярый әле Салават белән Фирдүс бар», – дигән фикерләр ишетелде. Тамашачы Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова кебек артистларны да күрергә теләгән.

«Татар җыры» сәхнәсендә 4 ел күренми торган Фирдүс Тямаев, ел саен катнашсаң, тәме бетә кебек, ди.

– Сагынып килдем, беренче «Алтын барс» премиясен алган кебек дулкынланам. Бүген шаккатырырга түгел, тамашачының кәефен күтәрергә, энергияле, дәртле җыр белән көч бирергә килдем, – дигән иде ул журналистларга, концерт башланганчы.

Һәм шулай булды да. Танылган җырчы иң соңгы булып чыгыш ясады һәм, гадәттәгечә, сәхнәгә чыгуга, көчле энергетикасы белән бөтен залны тутырды. Тамашачылар, урыннарыннан сикереп торып, бии үк башлады. Шул дәртле нотада концерт та бетте. Тик «Татар җыры» дигән зур исемле фестивальнең шундый җыр белән тәмамлануы гына бик күп сораулар калдырды…

Ләйсән Сафина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү