“Татар җыры – 2022”: фестивальдән нәрсә көтәргә?

Ел ахыры якынлаша, димәк, татар эстрадасының иң дәрәҗәле, грандиоз тамашасына да күп калмады дигән сүз. 17 декабрьдә “Казан Экспо”ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында XIX “Татар Җыры” фестивале узачак.

– Быелгы ел күңелле һәм күңелсез вакыйгаларга бай булды, — дип башлады сүзен журналистлар белән очрашуда “Барс Медиа” компаниясе директорлар советы рәисе Камил Гәрәев. – Тик нинди генә авыр сынаулар булмасын, без яшибез, җырлыйбыз, эшләргә тырышабыз. Безнең халык элек-электән җыр, сәнгать яраткан. Татар җырчыларын республикада гына түгел, илдә, дөньяда, татар халкы яшәгән бөтен җирдә беләләр.

Камил Гәрәев

Камил Гәрәев эстрада фестивале инде Мәскәүдә һәм Уфада узуын билгеләп үтте.

– Соңгы елларда “Татар җыры”н традицион рәвештә 3 шәһәрдә үткәрәбез. Ноябрь азагында 10 нчы тапкыр Мәскәүнең иң зур Дәүләт Кремле залында 6 мең кеше җыеп, гөрләтеп концерт узды. Берничә көн элек 7 нче тапкыр Уфада үткәрдек. Без һәрвакыт алга, үсешкә омтылабыз. Киләчәктә, бәлки, Россия чикләреннән дә чыгарбыз , — диде ул.

Фестиваль үзгәрешләренә күчик. Оештыручылар сүзләренә караганда,  быелгы “Татар җыры” фестивале төрле темаларга багышланган бүлекләрдән торачак. “Ана теле”, “Туган туфрак”, “Мәхәббәт” дигән бүлекләрнең һәрберсендә аерым җырчылар чыгыш ясаячак.

– “Татар җыры” фестиваленә иң популяр җырлар, җырчылар эләгә. Сәнгать киң, җырчыларыбыз күп. “Татар җыры” фестивалендә елга нәтиҗә ясала, халык күңеленә кергән җырлар барлана. Һәр фестиваль икенчесеннән аерыла, — диде Камил Гәрәев.

Танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова да аның сүзләрен хуплап:

– Узган елгы тамашаны кабатларга теләсәк тә, алай килеп чыкмаячак. Җырлар, җырчылар, сценарий, режиссура – барысы да башка. Бөтенләй икенче төрле шоу,  икенче төрле концерт көтә, — дип өстәде.

Журналистлар бүгенге вазгыятькә кагылышлы бүлек буламы дип тә кызыксынды.

Сәясәткә, дөньяви яңалыкларга кагылырга теләмәдек, чөнки халык концертка ял итәргә килә. Безнең максатыбыз – кешене татар җырлары белән тынычландыру, күңелен күтәрү, аңа ышаныч, рух өстәү. Сәяси темаларга кереп китсәк, бу турыда сөйли башласак, ул концерт булмас иде, — дип җавап кайтарды Гөлназ Сәфәрова.

Алып баручы соңгы елларда кебек үк, быелгы концертта да номинацияләр булмаячагын әйтте.

Кешене ялыктыргыч схемалардан киттек. Халыкка күп сөйләп, ардыртып, озын-озак бара торган премияләр кирәкми. Динамика, тизлек кирәк, — диде ул.

Мәгълүм булганча, “Татар җыры” фестивале инде икенче ел “Казан Экспо”ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Тамашага билетлар бәясе – 1500 дән башлап 5000 гә кадәр. Сүз уңаеннан, 3 мең кешене сыйдыра ала торган залга барлыгы 250 генә билет калган.

– Тамашаны күбрәк халык күрә алсын өчен “Экспо”га күчтек. “Пирамида”ның мең кешелек залында бәясен кыйммәтрәк куярга туры килә иде, ә монда төшереп, күбрәк тамашачыга күрсәтә алабыз, — диде Гөлназ Сәфәрова. – Пандемиядән соң туктап торгач, халыкның да кәефе төште, шуңа  узган ел авыррак булды. Ләкин бер сыйфатны, дәрәҗәне күрсәткәч, кеше концертка килә. Аллага шөкер, быел залларыбыз тулы дип әйтә алабыз.

Зал тулы икән, димәк, яраталар, ди Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев та.

– Без хәзер бөтен Россия буйлап йөрибез һәм мин шундый фикергә килдем: кайда гына барма, иң моңлы һәм кешелекле халык – ул безнең халык. Нинди генә вакыт булмасын, тавыш беткәнме, техника рәтеннән чыкканмы – алар һәрвакыт аңлый, хәлгә керә. Иң күп концертлар Татарстанда уза һәм монда, әлбәттә, матуррак, әйбәтрәк күренәсе килә. Минем өчен Казанда чыгыш ясау – ул имтихан. Аллага шөкер, аларны яхшы тапшырым барам, — диде җырчы.

Фестиваль бюджетына килгәндә, быел аның күләме 17-18 миллионга җитә.

– “Татар җыры” фестивале бюджеты һәрвакыт югары булды. Ул елдан-ел үзгәрә, чөнки фестивальнең географиясе дә киңәя, — ди “Барс Медиа” компаниясе директорлар советы рәисе Камил Гәрәев. – “Татар җыры”ның максаты – билет сатып, акча эшләү түгел. Безнең аны бөтен кеше килә алырлык итеп киң, сыйфатлы үткәрәсебез килә.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү