Тәтеш районында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Альберт Сатдыков белән хушлаштык, дип хәбәр ителә «Тәтеш таңнары» газетасы сайтында.
Хушлашу тантанасын Дан монументы янында уздырдылар. Хакимият вәкилләре һәлак булучының гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Егет мобилизацияләнгән яки контракт буенча хезмәт иткәнме- хәбәр ителми.. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Альберт Сатдыков үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләнде.