Татарстан коткаручыларына яңа машиналар тапшырдылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 10 янгын сүндерү машинасы һәм коткару техникасы ачкычлары, янгын сүндерү буенча 14 мобиль постка сертификатлар тапшырылды. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков катнашты.

Татарстан һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан коткаручыларга мондый ярдәм даими рәвештә күрсәтелә. Соңгы ике елда аларга 32 берәмлек техника тапшырылган. 27 янгын һәм коткару автомобиле ремонтланган. Моннан тыш янгыннан саклау буенча ихтыяри бүлекләр махсус техника белән даими рәвештә тәэмин ителә. Сүз уңаеннан, быел мондый бүлекләр мөстәкыйль рәвештә йөздән артыграк янгын сүндергән һәм ике кешене үлемнән коткарган.


Фикер өстәү