Чүпне ишек артында калдыручыларга штраф салу буенча юрист ачыклык кертте

– Күршеләребезнең чүп пакетларын чүплеккә чыгарып атырга кулы җитми. Аны кичтән фатир ишек төбендә калдыралар. Ул анда берничә көн ис чыгарып торган чаклар да була. Кайвакыт йортка кергәндә дә, чүплеккә барып җитә алмаган көнкүреш калдыклары ята. Моның өчен штраф каралганмы?

Зәлидә Хәсәнова, Казан.

Газета укучыбызны соравына юрист Булат Закировтан ачыклык керттек.
– Баскыч мәйданчыгы, подъезд, күпфатирлы йорт ишегалды һ.б. – ул йортның гомуми территория.
Фатир, подъезд ишекләре төбендә яки башка гомуми йорт территориясендә чүп-чар калдыручы гражданнарга – 1000 сумга кадәр, вазифаи затларга һәм эшмәкәрләргә – 2000 сумга кадәр, юридик затларга 20000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Жиңел янып китә торган чүп-чар тиешле булмаган урында калдырылса, бу штраф күләме артырга да мөмкин. Бу очракта ул сумма гражданнар өчен –15000 сумга, вазифаи затларга – 30 000 сумга, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә – 60 000 сумга, юридик затлар өчен 400 000 сумга кадәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңыннан чүпне тиешле урынга ташласалар да, чисталыкны бозу турындагы дәлилләр исбатланган очракта гаеплеләрне барыбер штрафка тартачаклар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү