Бу атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк

Суык булу сәбәпле, бу шимбәдә ярминкәләр үткәрелмәячәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә – 9 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк. Һава шартларына бәйле бу. Зыкы суыкта төп авыл хуҗалыгы продукциясе: яшелчә, сөт, сөт ризыклары өшиячәк чөнки.
«Килеп туган хәлне аңлавыгызны сорыйбыз. Киләсе ярминкәләрдә көтеп калабыз», ди оештыручылар.


Фикер өстәү