Быел 948 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк

Татарстанда узган ел  1063 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән. Шулай ук 138 йортта 378 лифтны да яңасына алыштырганнар.  Әлеге эшләр 6,2 млрд сумга төшкән. Быел исә  6,3 млрд сумга 948 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк,  330 лифтны яңасына алыштырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.

–  Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр  капиталь төзекләндерү өчен торакның бер квадрат метрына  6 сум 11 тиен түли.   Республика халкының 98 проценты аны вакытында түләп бара. Кайчак йортларда яшәүчеләр, кайчан безгә ремонт үткәрәләр, дип борчыла, төзекләндерүчеләрнең эшләреннән канәгать булмаучылар да бар. Аларны да аңлап була. Дөрестән дә, подрядчы оешмалар арасында эшенә салкын караучылар еш очрый, – диде ул. – Бүген төзекләндерү эшләре белән бары тик Актаныш, Әлмәт, Спас, Югары Ослан, Тәтеш районнары гына мактана ала. Менделеевск, Яңа Чишмә, Биектау районнарында эш сүлпән бара. Арча, Балык Бистәсе, Теләчедә капиталь төзекләндерүгә бөтенләй тотынмаганнар да. Соңгы районнарда йортлар да күп түгел бит инде. Арчада – 5, Балык Бистәсендә – 3, Теләче районында 1 күпфатирлы йорт бар.

Капиталь төзекләндерү ничек башкарылырга тиеш соң? Министр урынбасары сүзләренчә, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче оешма аны биредә яшәүчеләр белән бергә хәл итәргә тиеш.

– Йортка нинди эшләр кирәк: лифтны алыштырасымы, тагын кайда нинди кимчелекләр бар – болар бөтенесе дә җыелышта күтәрелергә тиеш. Кайдадыр һава торышын көйләүче җиһазлар искергән, кайсыдыр йортта су үткәрүче торбалар начар хәлдә. Барысын да уртага салып сөйләшеп кенә уртак фикергә килергә була, – ди Илдус Насыйров.

Очрашуда  фатирына яхшы ремонт ясаган кешеләр хакында да сөйләштеләр. Бу бигрәк тә бәдрәфтәге су торбаларына кагыла. Һәрберебез аларны күренми торган итеп куярга тырышабыз. Өстеннән нидер ябыштырабыз. Капиталь ремонт башланса,  әнә шушы торбаларның кирәге чыга да икән инде. Бу очракта нишләргә? Әлбәттә, идарәче оешма фатирга кертүне, әлеге торбаны ачып куюны таләп итә. Министр урынбасары исә, һәр фатир хуҗасы ничек тели, шулай ремонт ясый ала, әмма фатирга кертмичә тормасагыз иде,  ди.

– Моның өчен бернинди штраф та каралмаган. Мондый очраклар еш очрый. Әлегә кадәр уртак тел тапмыйча калганыбыз юк. Идарәче оешма үзенә кирәк эшне дә башкара, ваткан җирләрен төзәтеп, төзекләндереп тә бирә, – ди ул.

Капиталь төзекләндерү өчен кайчан акча җыя башлыйлар һәм аны ничә елдан үткәрергә тиешләр? Әнә шушы сорауга да җавап алдык. Йорт капиталь ремонт буенча федераль программага кереп, 3 ай узуга, идарәче оешма халыктан акча җыя башлый, ди Илдус Насыйров.

– Гадәттә йортларда 25 ел эчендә капиталь төзекләндерү үткәрелергә тиеш дисәләр дә, кайбер очракта ул алданрак та уза. Бар да йортның торышыннан тора. Әгәр ул искергән, андагы җылылык, су  системасы эштән чыккан икән, әлбәттә, төзекләндермичә булмый, – диде ул. –  Йортлардагы кайбер эшләрне 15 сентябрьгә кадәр тәмамларга дип торабыз. Болар – фасад, түбә, җылылык системаларын төзекләндерү. Калган эшләр исә ел ахырына тәмамланырга тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү