Хәтерегездән чыгармагыз: милек белән бергә варисларга мирас калдыручының бурычлары да ишелеп төшәргә мөмкин. Ә балалар васыятьнамәдә күрсәтелмәсәләр дә, барыбыр мираска хокуклы булалар.
Әлеге тема буенча 7 сорауга җавап:
*Мираска кагылышлы документларны кайдан эзләргә?
Федераль нотариаль палатаның мирас эшләре буенча реестры аша. Аны бушлай
алырга була, теркәлергә дә кирәкми.
*Мирасны нинди срок эчендә кабул итәргә кирәк?
Мирас калдыручы үлгәннән соң 6 ай эчендә.
*Мирасны рәсмиләштерү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
Мирас калдыручының иң соңгы яшәгән урынындагы нотариуска гариза язарга
кирәк.
*Васыятьне кире кагу – нәрсә ул?
Бу – варислардан милек бурычын үтәүне таләп итү хокукы. Мәсәлән,
васыятьнамәдә әтисе фатирны кызына калдыра, әмма хатыны үлгәнче яшәп торырга
хокуклы була.
*Васыятьнамәдә күрсәтелмәгән очракта да мираска ия булырга мөмкинме?
Әйе. Мәҗбүри өлешкә хокук булган очракта. Мәсәлән, мондый хокукка пенсия
яшендәге ата-ана һәм балигъ булмаган балалар ия.
*Мирастан ничек баш тартырга?
Мирастан өлешләп түгел, ә бәлки тулаем гына баш тартырга мөмкин. Моның өчен
мирас эше ачылган нотариуска гариза язарга кирәк. Үз өлешеңне башка бер вариска
бирергә дә, исемен бөтенләй күрсәтеп тормаска да мөмкин.
*Мирас алганда салым түләнәме?
Юк, түләнми.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде