“ВТ” ачыклык кертә. Васыятьнамә турында ниләр белергә кирәк?

Васыятьнамә турында ниләр белергә кирәк? Шул хакта 5 аңлатма
Васыятьнамә – ул үлем очрагы була калганда мирас калдыручының милке
белән идарә итү өчен документ. Ул бары тик мирас калдыручы үлгәннән соң
гына үз көченә керә, исән чагында гамәлдә була алмый. Васыятьне
рәсмиләштерү мәҗбүри түгел. Әгәр ул юк икән, законга нигезләнеп, мирас
чират буенча тапшырыла.

Васыятьнамә турында түбәндәгеләрне белергә кирәк

1.Аерым бер варисчыларга калдырырга теләгән очракта, васыятьнамәне
нотариус расларга тиеш

Әгәр нотариуска барып җитәргә мөмкинлек юк икән (мәсәлән, кеше авыр
хәлдә хастаханәдә булырга мөмкин), бу документны баш табиб яки кизү
торучы табиб раслый ала.

2. Кайчагында нотариустан башка да расларга мөмкин

Әгәр васыятьнамә үлемгә илткән гадәттән тыш хәлләрдә төзелә икән, аны
ике шаһит тә раслый ала. Әмма шушы хәлләрдән соң ике ай эчендә
васыятьнамәне барыбер нотариуста раслатырга кирәк. Югыйсә, ул үз көчен
югалтачак.

3. Васыятьнамәне бергәләп төзергә дә була

Васыятьнамәне үзең генә түгел, ә бәлки ирең ( яки хатының) белән дә төзергә
мөмкин. Бу документта мирас берьюлы икесе исеменнән дә, аерым-аерым
ир яки хатын исеменнән дә васыять ителә ала.

4. Туганнарны мирастан мәхрүм итәргә мөмкин

Васыятьнамәдә теләсә кемне язарга, шул ук вакытта бернинди сәбәпләрен дә
күрсәтмичә, варисчылар исемлегенә кергән кешеләрне төшереп калдырырга
да мөмкин. Әмма мираста мәҗбүри өлеше булган кеше васыятьнамәдә
язылмаса да, тиешлесен алачак. Мәсәлән, бу исемлеккә хезмәткә яраксыз ир
яки хатын, 18 яшькә кадәрге балалар керә.

5. Васыятьне алыштырырга яки бөтенләй алырга мөмкин

Үзгәрешләрне өлешчә яки тулысынча теләсә күпме кертергә мөмкин.
Бөтенләй юкка чыгару өчен нотариуста боерык чыгарыла. Васыятьнамәнең
яңасын да төзергә мөмкин. Ул вакытта соңрак төзелгәне гамәлдә булып
санала.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Фото: oplotrf.ru


Фикер өстәү


9790