Васыятьне кулдан язарга ярыймы?

Хәлем авыраеп киткәч, кулдан гына васыятьнамә язган идем. Күршем керде дә: «Хәзер кулдан язмыйлар инде, компьютерда бастырырга кирәк», – ди. Бу сүз дөресме икән? Миндә андый әйберләр юк бит. Кулдан гына яза алам. Авылда яшәгәч, нотариус янына да барып йөри алмыйм. Телефоннан шалтыратып сөйләшергә генә мөмкинлегем бар.

Таһирә ВӘЛИУЛЛИНА. Яшел Үзән районы

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Чыннан да, күп вакытта кешенең нотариус янына барып, васыятен рәсмиләштерергә мөмкинлеге булмый. Васыятьнамәне кулдан язарга да, компьютерда бастырырга да ярый. Әмма нотариуста рәсмиләштерү мәҗбүри. Эксперт кешенең теләген белергә, бу эшнең кемнең дә булса басымы астында эшләнмәвенә инанырга тиеш.

Әмма, Таһирә апа язганча, кайбер очракларда кеше нотариуска мөрәҗәгать итә алмый. Бу очракта нотариусны башка вазыйфаи затлар алыштыра ала. Мәсәлән, васыятьнамә язучы хастаханәдә ятса, баш табибка яки аның урынбасарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Судноларда бу рольне – капитан, хәрби частьларда – командир, экспедицияләрдә – җитәкче, иректән мәхрүм ителгән урыннарда төрмә яки колония начальнигы һ.б. үз өстенә ала. Кайбер торак пунктларда нотариуслар бөтенләй булмаска мөмкин. Мондый очракларда бу мәсьәләне җирле үзидарә органнарында эшләүче вазыйфаи затлар хәл итәргә тиеш. Васыятьнамә язучы документны вазыйфаи зат һәм шаһитлар алдында имзалый, соңгылары да, дөреслеген раслап, шунда ук кул куялар.


Фикер өстәү