Җавап эзләп… багучыга?! Бу нәрсәсе белән куркыныч?

Казанда яшәүче Эльмира Закирова (исеме үзгәртелде) бер ел эчендә күрәзәчегә 138 мең сум акча чыгарып салган. Бозым чыгарам дип йөреп, акчасын гына түгел, алтынга тиң вакытны да югалткан ул. Соңгы бер ел эчендә илдә, Эльмира кебек, багучылар юлын таптаучылар саны кисәк арткан. Бу нәрсәсе белән куркыныч?

– Элегрәк багучыга йөрүчеләрне гел гаеп итә идем. Әмма үз башыңа төшсә, багучыга да барасың, гомер эшләмәм дигән эшләрне дә башкарасың икән, – ди Эльмира Закирова. – Икенче баламны тапкач, сәламәтлегем бетте. Әле бер, әле икенче чир килеп чыга, бик нык депрессиягә бирелдем. Иптәш кызым «булыша» дигәч, шәһәр янында яшәүче бер багучыга киттек. «Бозымың бар, булышам», – дип бер ел йөртте. Бер файдасы да булмады. Ахыр чиктә, миндә яман шеш таптылар. Бер көнне санап караган идем: бер ел эчендә күрәзәчегә 138 мең сум акча тотканмын. Шул акчаны ахыргача тикшеренеп, дәвалануга тоткан булсам, дип үкенәм хәзер.

Ә бит арабызда шул рәвешле ярык тагарак янында калучылар бихисап. «Рамблер» порталы китергән мәгълүматларга караганда, бер ел эчендә Россиядә күрәзәче, астролог, тарологларга сорау 128 тапкыр арткан. Ул гына да түгел, бу хезмәтләрне үзлегеннән өйрәнергә теләүчеләр дә күбәйгән. Рәсми саннарга ышансаң, Россия халкы ел саен багучыларга 30 миллиард сум (!) акча сарыф итә икән.

Россия Фәннәр академиясенең социология институты мәгълүматларына караганда, ил халкының 62 проценты им-томчы, багучыларның эшчәнлеген хуплый. Яшерен-батырын түгел, багучы бусагасын, гадәттә, хатын-кызлар таптый. Соңгы тапкыр уздырылган илкүләм сораштыруда да гүзәл затларның 30 проценты даими рәвештә багучыларга йөрүен әйткән.

Баш хакы

Игътибар итәсездер: мошенник белән күрәзәче хәзер гел янәшә йөри кебек. Икесе дә кеше күңеле белән уйный, шуның белән беррәттән кесә ягын да калынайтып калырга тырыша. Юкса ил-көндә аз гына тынычлык югалуга шундук мошенник, күрәзәчеләр активлашуны башкача ничек аңлатасың? Хәтерләсәгез, коронавирус котырган чорда да илдә багучыга йөрүчеләр саны арткан иде. Белгечләр, 2021–2022 ел аралыгында Россиядә күрәзәче, астролог, изотерик, нумерологларга ышанучылар саны 70 процентка артты, дип белдерде. Багучыларның күбесе ул чорда коронавирустан «дәвалау», чиргә каршы «саклагыч кую» белән шөгыльләнде. Багучы юлын таптаучылар арасында чәч төпләренә көл сибү, шифалы су эчерү, ниндидер сәер сүзләр кабатлаудан гыйбарәт булган сеанс өчен ярты миллион сум акчасын чыгарып салучылар да булды ул чорда.

Өч ел үткәч, тагын шул хәл. Әмма ковид чорыннан аермалы буларак, хәзер халык багучыга барып, илдә кайчан тынычлык урнашачагын, махсус хәрби операциядә булган якынының исәнлеген белергә омтыла. Багучылар хәзер социаль челтәрләрдә, бушлай игълан урнаштыру төркемнәрендә генә түгел, «Ватсап»тагы йорт төркемнәрендә дә активлашты. Алар урнаштырган игъланнар биредә дә бик еш күзгә ташлана башлады. Хаклары төрле – 500 сумнан 3000 сумга кадәр тирбәлә.

Үзебезнең йорт төркемендәге бер номер буенча без дә шалтыратып карарга булдык. Нәрсә әйтәсемне сөйләшкәндә уйлап табармын әле дигән уй белән номерны җыйдым. Трубканы корырак кына тавышлы ханым алды. Исәнләшкәч, «Сезнең ярдәмегез кирәк иде», – дигән сүземне ишетүгә, «Башыңа чыдый алмыйсыңмы?» – ди бу. «Әйе», – дигән булдым. Шул рәвешле үзеннән-үзе аралашуыбызның темасы да билгеле булды. Бер уйласаң, бик актуаль нәрсә инде. Бүген кемнең генә башы авыртмый икән?

Озак уйлап тормады, дилбегәне үз кулына алды бу: артык күп уйлыйм, әйләнә-тирәдәге начар энергияне губка кебек сеңдерәм, болай барса, озак яши алмаячакмын, тизрәк «саклагыч» куярга кирәк икән. Тавышымнан әнә никадәр әйбер күргән булып чыкты бу. Саклагыч дигәнең бер тапкырдан гына куелмый икән. Моның өчен 4–5 сеанс кирәк булачак, янәсе. Бер сеанс – 500 сум. Игътибар белән тыңладым, ышанган кыяфәт чыгардым, билгеле. Уйлап бетергәч, элемтәгә керергә вәгъдә биреп саубуллаштым.

Мошенник белән бер

Бүген Россиядә багучылар эшчәнлеген контрольдә тоткан махсус закон юк. Дөрес, аларның эшчәнлеген тыю, штраф салу турында тәкъдимнәр әледән-әле ишетелеп тора. Соңгы тапкыр Россия Дәүләт Думасы депутатлары бу уңайдан узган елның декабрендә фикер алышкан иде. Әмма әлегә бар да сүздә генә кала бирә.

«ВТ» юристы Булат Закиров әйтүенчә, әлегә күрәзәчеләрне Россия Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча хөкем итәләр.

– Россиядә экстрасенслар эшчәнлеген көйләүче, аларны махсус исәпкә басарга яки лицензия алырга мәҗбүр итә торган закон юк. Әмма Россиядә Росстандартта психологлар, дәвалаучылар, традицион булмаган медицина практиклары һәм эзотериклар хезмәтләрен ирекле сертификацияләү системасы бар. Кешенең үзен күрәзәче яки бәяләүче дип атавы өчен аерым җаваплылык юк. Әгәр «экстрасенс» гамәлләрендә җинаять составы, мәсәлән, мошенниклык билгеләре булса, аны җаваплылыкка тарттырырга мөмкин, – ди юрист.

Моның өчен, иң беренче чиратта, хокук саклау органына гариза язарга кирәк. Багучыны җаваплылыкка тарту җайлырак булсын өчен, аның белән булган барлык сөйләшүләрне диктофонга яздырып бару зарур. Полициягә мөрәҗәгать иткәндә, дәлил буларак, багучы белән язышуыгызны раслаган скриншотны, аның социаль челтәрдәге аккаунтын, телефон номерын, аңа онлайн рәвештә акча күчергән булсагыз, чегын да күрсәтә аласыз.

– Күрәзәчене моның өчен нәрсә көтәчәге аның нинди җинаять кылуына, кешегә ни дәрәҗәдә зыян салуыннан тора. «Гади» мошенниклык очрагы өчен багучыга 120 мең сумга кадәр штраф салып, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр җинаять бер төркем кеше тарафыннан кылынган икән, штраф күләме – 300 мең сумга, ирекне чикләү вакыты биш елга кадәр артачак, – ди Булат Закиров.

«Багучыга ышану бәйлелеккә әверелә»

Күрәзәчегә ышану нәрсәсе белән куркыныч? КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы Динара Хәмәтвәлеева белән шул хакта сөйләштек.

– Ни өчен халык күрәзәчеләргә күбрәк ышана башлады икән?

– Кеше әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга логик һәм рациональ рәвештә аңлатма бирә алмый башлагач, гадәттә, изотермик чараларда ышаныч табарга тырыша. Тормышта башка сыймаган, алдан фаразлап булмый торган вакыйгалар булып тора һәм ул алга таба да булачак. Дөнья да, шәхси тормышыбыз да шуннан тора. Андый чакта кешегә күңел тынычлыгы өчен нәрсәгә дә булса ышану кирәк. Кемдер диндә тынычлык таба. Андый чакта психолог, психотерапевтка мөрәҗәгать итүне кулайрак күрүчеләр дә бар. Икенчеләр күңел тынычлыгын багучыларга йөреп тапмакчы була.

– Андый нәрсәләргә нинди тип кешеләр ешрак ышана?

– Күрәзәчеләргә, гадәттә, үз-үзенә ышанмаган, бу тормышта үзенә ни кирәген белмәгән кешеләр йөри. Андый кеше нинди дә булса карар кабул иткәндә югалып кала. Үз-үзенә ышанычы булмагач, таянычны читтән эзли башлый. Андыйлар күрәзәче аңа барысын да энәсеннән җебенә кадәр җентекләп аңлатып, дөрес карар кабул итеп бирәчәк дип ышана.

– Күрәзәчеләргә ышану нәрсәсе белән куркыныч? Аның ахыры ни белән тәмамланырга мөмкин?

– Күрәзәчегә ышанган кеше ахыр чиктә бөтенләй үз-үзенә ышанычны югалта. Үз тормышы өчен җаваплылыкны, гомумән, тоймый башлый. Бар җаваплылыкны ул башка кешегә, ягъни күрәзәчегә аудара. Ахыр чиктә, бу киләчәктә бәйлелеккә әверелә. Кеше тормышка аз гына авырлык килеп тууга шундук күрәзәчегә чаба торганга әйләнәчәк. Бу күренеш гомер буе дәвам итәргә мөмкин. Син үз тормышыңны чит кеше фикеренә нигезләнеп төзисең булып чыга. Син үз тормышыңның авторы түгел, ә аны читтән күзәтүче генә булып каласың. Бик куркыныч бәйлелек бу. Шул рәвешле күрәзәчеләргә ышану кешегә психологик яктан да, матди яктан да зур зыян сала.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов, Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы:

– Кызганыч, бүген адәм баласы бар нәрсәнең тиз генә, җиңел генә булуына ияләшкән. Тормыштагы авырлыкларның да тиз генә хәл ителүен телибез. Кеше күрәзәчегә барып, проблеманы мәшәкатьләнмичә генә хәл итәргә тырыша. Әмма бу – зур гөнаһ. Хәдисләрдән аңлашылганча, әгәр кеше кызык өчен генә күрәзәчегә барып, нәрсәдер белергә теләсә, кырык көн буе аның догалары кабул булмаячак. Ә инде алар әйткәнгә ышансаң, кеше диннән үк чыгарга мөмкин. Динебездә күрәзәчеләргә йөрү, астрология, кулдан багуларга ышану – барысы да тыелган. Моның белән уйнап кына да шөгыльләнергә ярамый. Ник дигәндә, кеше башта уйнап кына башлый, соңрак анда башы-аягы белән кереп китә. Шунлыктан ул гөнаһка да бата һәм реаль тормыштан аерыла. Тәкъдирне бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

Күрәзәчеләргә ышанасызмы?

* «ВТ»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре

– Аллам сакласын! Ышанмыйм! – 52,38%

– Проблема килеп чыккан саен җавап эзләп шунда барам – 7,14 %

– Багучы әйткәннең чынга ашканы да, ашмаганы да булды. Аптыраган – 26,19%

– Үзем күрәзәче – 14,29%

 

 


Фикер өстәү