Мәҗбүри медицина иминиятенә бала тугач тернәкләнү программасын кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая Telegram-каналында Мәҗбүри медицина иминияте системасына бала туганнан соң тернәкләнү программасын кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«Безгә яшь әнигә бала тапканнан ярдәм күрсәтү системасы кирәк! Кызганыч ки, мәктәпләрдә бала табуга әзерләү, барлык өйрәтүләр сабыйның дөньяга аваз салуы белән тәмамлана – беркем дә хатын-кызны бәбиләгәннән соңгы чорга әзерләми. Анда бит баланы кайгырту, аңа күкрәк сөте имезү генә түгел, ә йокысыз төннәр, гормональ фондагы үзгәрешләр, бәбиләгәннән соңгы депрессия… Бала тапканнан соң тернәкләнү программасын Мәҗбүри медицина иминиятенә кертергә кирәк», — дип язган ул Telegram-каналында.

 


Фикер өстәү