Фәрит Мөхәммәтшин: «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу, үстерү – безнең төп байлыгыбыз»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина һәм Дума комитеты әгъзалары Татьяна Буцкая, Елена Вторыгина, Ольга Коробова һәм Татьяна Ларионова белән очрашты.

Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанга эш сәфәре белән килде. Аның төп максаты – социаль программаларны тормышка ашыру буенча, шул исәптән гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү кысасында республика тәҗрибәсен өйрәнү. Эш сәфәре барышында комитет депутатлары республикадагы кайбер социаль объектларга барырга планлаштыра.

«Күпмилләтле Татарстанда гаиләгә ярдәм итү, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу, үстерү – безнең төп байлыгыбыз – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп. – Болардан башка бернинди файдалы эш тә барып чыкмаячак».

Республика парламенты башлыгы Дәүләт Думасы комитеты әгъзаларына Татарстан фоторәссамы иҗатына нигезләнгән «Туу тарихы» дип аталган  күргәзмәне оештырган өчен дә рәхмәт белдерде. Фотокүргәзмә Россия парламентының Түбәнге палатасында июнь башында эшләгән иде. Күпмилләтле Россиядә яшәүче һәр халыкның традицияләре, мәдәнияте нәкъ менә гаиләдә кадерләп саклана һәм киләчәк буыннарга тапшырыла, дигән фикердә парламент башлыгы. Бу – гаять мөһим иҗтимагый институтның тагын бер зур казанышы.

Нина Останина исә Фәрит Мөхәммәтшинга үз комитетларының инициатива һәм тәкъдимнәрен хуплаган өчен рәхмәт әйтте. Ә кичә Дәүләт Советы Рәисенә «Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча чараларның комплекслы һәм нәтиҗәле системасын оештырган өчен» Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының Рәхмәте белдерелде.


Фикер өстәү