Татарстанга гриппка каршы вакцинаның соңгы партиясе кайтты

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның соңгы партиясе кайтты. Белгечләр бу мөмкинлектән файдаланып, чиргә каршы бүгенннән үк чарасын күреп куярга киңәш итә.

Ник дигәндә, быел Татарстанда грипп чоры аеруча катлаулы булачак, дип фаразлыйлар Белгечләр хәтта республикада дуңгыз гриппы йоктыру очраклары да күзәтелергә мөмкин, дип кисәтә. Гриппка каршы прививка ясату өчен яшәү урыны буенча теркәлгән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү