Роспотребнадзор прививкалар әһәмияте турында искәртте

Балачакта прививка ясатулар юкка түгел. Ул озак еллар иммунитетны куәтләп торырга ярдәм итә. Тик вакыт узгач, аның да тәэсире кими. Димәк, яшь барган саен, кабат вакцина ясату зарур. Роспотребнадзор шул хакта белешмә әзерләгән.

Асылда, сүз Илкүләм прививкалар календарена караган прививкалар турында бара. Әйтик, һәр 10 ел саен өлкәннәргә дифтерия, столбняк инфекцияләреннән вакцинация һәм ревакцинация ясату каралган. Болар куркыныч инфекцияләр санала.

Шулай ук кызамык, кызылча чирләреннән дә сакланырга кирәк. Алар – баш миенә зыян китерә торган чирләр. Үлемгә дә китерергә мөмкин.

Пневмококктан һәм грипптан прививка ясату турында барыбыз да белә инде. Аны бөтен кешегә дә ясатырга киңәш итәләр. Аеруча хроник авырулары булган, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә үз сәламәтлеген шул рәвешле дә кайгырту сорала. Роспотребднадзор белешмәсендә әйтелгәнчә, вакцина ясату өчен иң кулай вакыт – көзен.

Җәйге чорда исә менингококк инфекциясе һәм А гепатиты авыруыннан прививка кадату турында онытмаска кирәк. Моны бигрәк тә сәяхәт, актив ял һәм аралашу ярата торган кешеләр исеннән чыгармасын иде. Менингит – бик куркыныч чир. Ул, тиз арада үсеш алып, үлемгә китерергә мөмкин.

Моңа өстәп, В гепатитыннан прививка ясату да зыян итмәс. Билгеле булганча, бу чир бавыр яман шеше һәм цирроз да китереп чыгара ала.

Талпан энцефалиты турында да онытырга ярамый. Роспотребнадзор белешмәсендә язылганча, Россиядә талпаннар күпләп таралган төбәкләр шактый. Шуңа күрә урманда яки паркта йөреп кенә түгел, бакчада эшләгәндә дә инфекциягә юлыгырга мөмкин. Саклык чарасын алдан күрергә кирәк.

Медицина бер урында гына таптанып тормый. Галимнәр миллионлаган кешенең сәламәтлеген саклап калырдай даруларны да уйлап табарга өйрәнде. Шулай да прививкаларның файдасы турында да онытырга кирәкми. Роспотребнадзор белгечләре искәрткәнчә, вакцина ясату йөрәк өянәге, артрит, яман шеш авыруларының кайбер формалары үсешен булдырмый калырга һәм кешенең сәламәтлеген, тормыш сыйфатын имин дәрәҗәдә тотарга булыша.


Фикер өстәү