Фәрит Мөхәммәтшин тарихи техника халыкара фестивалендә борынгы автомобильләр ретро-раллиена старт бирде

Бүген «Свияжские холмы» комплексында «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасы үткәрә торган традицион Халыкара тарихи техника фестивале ачылды. 15 нче тапкыр үткәрелгән фестиваль кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе, клуб президенты Фәрит Мөхәммәтшин борынгы ватан һәм чит ил автомобильләренең ретро-раллиена старт бирде.

Фестиваль 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда илнең 20 дән артык республикасыннан һәм өлкәләреннән борынгы автомобильләр һәм мотоцикллар катнаша. Бәйрәм программасында «Автосабантуй», мотоцикллар йөртүчеләр арасында машина йөртү осталыгы конкурслары, балалар бәйгеләр һәм башка чаралар планлаштырылган.


Фикер өстәү