Битлек режимы кире кайта

Республикада яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Соңгы атнада республикада Covid-19 белән авыручылар саны 32%ка арткан.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Кабат вакцинацияләү буенча эшне активлаштырырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Эпидемиологик хәлнең тагын да киеренке булуын көтәргә кирәкми, — диде ул. — Коллектив иммунитетның алдан эшләнеп куелуы мөһим. Хезмәт коллективларында, белем бирү оешмаларында һәм социаль сфераның башка учреждениеләрендә эпидемиягә каршы санитар таләпләрне катгый үтәүне тәэмин итәргә кирәк».

Һәр авыру – хезмәт коллективларында, гаиләдә проблемалар, безгә вакцинация һәм барлык санитар таләпләрне үтәү кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген төбәктә күмәк иммунитет күрсәткече түбән.

Мисал итеп Рөстәм Миңнеханов Кытайны китерде. Кытайга карагыз, диде ул, бу – санитар таләпләрне үтәү һәм халык белән эшне оештыру ягыннан иң тәртипле ил.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, авырулар санының артуын исәпкә алып, чикләү чараларын туктатып тору турында элегрәк кабул ителгән карарга карамастан, барлык милек рәвешләрендәге хезмәт коллективларында, оешмаларда һәм учреждениеләрдә битлек режимын кертергә киңәш ителә.


Фикер өстәү