Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» оешмасының президенты итеп сайланды

Казанда «Авторетроклуб-21» тарихи техника сөючеләр клубының гомуми утырышы үткәрелде. Борынгы автомобильләргә мөкиббән китүчеләр анда узган елга йомгак ясап, яңа сезонга планнары белән уртаклашты. Моннан тыш клуб әгъзалары идарә составын яңартты, кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итте. «Авторетроклуб-21» президенты итеп янә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

Дәүләт Советы Рәисе, утырышны ачып, узган елның гади генә булмавын, әмма, пандемиягә карамастан, билгеләнгән планнарның тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Парламент башлыгы шулай ук автомобиль төзү тарихына сакчыл мөнәсәбәтләре һәм урыннарда, районнарда зур иҗтимагый, агарту эше алып барулары өчен клуб активистларына рәхмәт белдерде.
«Авторетроклуб-21» идарәсе рәисе Айдар Ибәтуллин узган елгы эш йомгаклары белән таныштырып үтте. Клуб әгъзалары 9 Майда Җиңү парадында, 13–15 августта «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексында ундүртенче тапкыр уздырылган халыкара тарихи техника фестивалендә катнашкан. Клуб активистлары шулай ук, автомобиль тарихын өйрәнүне популярлаштыру максатыннан, мәктәп укучылары һәм борынгы техникага мөкиббән китүчеләр өчен лекцияләр үткәргән.
Быелга корылган планнарга килгәндә, Айдар Ибәтуллин башка шәһәрләрдәге коллегалары белән хезмәттәшлекнең елдан-ел ныгуын басым ясап әйтте. Быел клуб әгъзалары Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тулуга багышланган парадта катнашырга ниятли. Шулай ук май аенда Татарстанның тарихи урыннары буйлап сәяхәт уздырырга җыеналар. Декабрьдә «Кышкы ретрокросс» үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш клуб әгъзалары Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган кайбер чараларда да катнашырга ниятли.
Җыелышта халыкара тарихи техниканың юбилей – 15 нче фестивален үткәрү көне дә мәгълүм булды. Әлеге вакыйга «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексында 12–14 августта үткәреләчәк.


Фикер өстәү