Иртәгә Татарстанда 14 градус җылы көтелә

Иртәгә, 8 апрельдә, төнлә һәм иртән Татарстанда томан төшүе көтелә. Шулай ук урыны белән бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 

Җомга көнне аязучан болытлы һава, көндез явым-төшемнәр көтелми, ә төнлә һәм иртән урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Төнлә 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндез 9-14 градус җылы булачак.


Фикер өстәү