Куркыныч фаҗига: яшь егет һәлак булган

 Батыр районында машина йөртүче идарәне югалткан. Аның машинасы кюветка очкан, шуннан соң агачка килеп бәрелгән. Бер кеше һәлак булган. Бу хакта Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Смертельная авария в Чувашии: погиб молодой водитель "Приоры"

Һәлакәт 13 августта 22:40 тирәсендә Калинино-Батырево-Яльчики автомобиль юлында була. «Лада Приора» 21 яшьлек машина йөртүчесе Первомайское авылы ягыннан Батырево ягына бара. Егет идарәне югалтып, машина кюветка очкан, шуннан соң агачка бәрелгән.

Яшь егет алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Автомобиль салонында үзе генә булуы билгеле. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнә.


Фикер өстәү