Мирас бүлү буенча 7 сорауга ҖАВАП

Ата – улны, ана кызны белми. Россиядәге ун гаиләнең берсендә мирас бүлешү аркасында тавыш чыга. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Йорттагы тынычлыкны гына алып калмыйча, туганлык җепләрен дә гомергә өзәргә сәләтле ул мирас дигәнең.

Шушы юнәлештә эш алып барган юрист Регина ШАКИРОВА сүзләренә караганда, мирас белән бәйле низагларны булдырмый калу бик кыен.

– Кешеләр шулкадәр төрле. Эш барышында бер квадрат метр торак мәйданы өчен пычакка-пычак килеп беткән ата-ана һәм балаларны, бертуган абый-сеңелләрне еш очратырга туры килә. Үзенә тигән өлешкә риза булып, туганына юл куючылар да очрый. Мирас мәсьәләсендә иң мөһиме – уртак фикергә килә белү, – ди белгеч.

– Мираска кемнең хокукы бар?
– Законлы варислар да, васыятьнамә нигезендә билгеләнгән варислар да мираска бер үк төрле хокукка ия. Кеше васыятьнамәдә җаны теләгән теләсә кайсы кешене телгә алырга мөмкин. Шулай ук ул үз милкен билгеле бер юридик яки коммерцияле булмаган оешмага, хәтта Россиянең берәр төбәгенә дә васыять итеп калдыра ала. Мәрхүм үзе исән чакта васыятьнамә төзергә өлгермәгән булса, чират тәртибе кулланыла. Закон нигезендә мирасчыларның берничә чираты каралган. Мирасчыларның беренче баскычында – мәрхүмнең тормыш иптәше, балалары, ата-анасы, икенчедә – бертуган апа-абыйлары, энекәш-сеңелләре, әби-бабасы; өченче баскычта туганнан туган апа-абыйлары һ.б. урнашкан. Мирасчыларның бер баскычы буш булса яки варис мәрхүм калдырган мирастан баш тартса, ул чират буенча киләсе баскычта урнашкан кешеләргә күчә. Мәрхүмнең хезмәткә яраксыз ата-анасына, балигъ булмаган балаларына алар васыятьнамәдә телгә алынмаган очракта да мирастан өлеш чыгарга тиеш.

– Васыятьнамәне кайчан төзү хәерле?
– Васыятьнамә кеше үз акылында чакта төзелергә тиеш. Аның җитди авыруы булмау да хәерле. Юкса бу кешенең мирасына хокукы булмаган
кешеләрнең ул төзегән васыятьне законсыз дип танытуы да бар. Мисал өчен, яман шеш белән авырган кеше васыять төзеде ди. Ул вафат булгач, аның мирасыннан үзенә бернәрсә тәтемәвен чамалап алган затлар: «Бу васыять мәрхүм җитди авырудан интеккән чакта төзелгән, ул үз гамәлләренә бәя бирерлек хәлдә булмаган», – дип судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Суд исә бу сүзләрнең хаклы булу-булмавын ачыклау өчен махсус тикшерү уздырачак. Шуңа күрә мондый күңелсез очракларны кисәтү өчен васыятьнамә төзүченең сау-сәламәт булуы да шарт.

– Узган елның 1 июненнән Россиядә мирас килешүе, ир белән хатынның уртак васыятьнамәсе дигән яңа төшенчәләр пәйда булды. Алар гадәти васыятьнамәдән нәрсәсе белән аерыла? Бу мөмкинлектән файдаланучылар бармы инде?
– Бу яңа төшенчәләр мирас белән бәйле низагларны булдырмас өчен кертелде. Мирас килешүен генә алыйк. Мирас калдыручы белән булачак варис арасында төзелгән әлеге килешүдә һәр ике якның хокук бурычлары тәгаенләнә, әлеге мирасның күчү, аны алу шартлары конкретлаштырыла. Мисал өчен, булачак варис, мирас иясе исән чакта, аңа акчалата ярдәм күрсәтеп, йортын төзеп бетерергә булыша, тегесе исә үз чиратында аңа бу йортны васыять итеп калдырырга тиеш була. Мирас килешүенең иң зур өстенлеге дә әнә шунда – һәр ике як булачак мирасның язмышын үзара килешеп, алдан ук хәл итеп куя. Дөрес, мирас иясе бу килешүне өзәргә дә мөмкин. Әмма бу очракта инде ул килешүне өзү белән бәйле чыгымнарны үзе каплап, килешүдә күрсәтелгән вариска – безнең очракта йортны төзеп бетерүчегә – ул тоткан акчаны кире кайтарырга тиеш булачак. Әлегә мирас килешүе бик популярлашып китә алмый. Күпләр, элеккечә үк, васыятьнамә төзү белән кызыксына. Ир белән хатынның уртак васыятьнамәсе исә гадәти васыятьнамәдән әллә ни аерылмый. Аерма бары шунда: бу очракта килешү берьюлы ике кеше тарафыннан төзелә. Анда икесенең берсе вакытсыз вафат булса, уртак милекнең кемгә ничек күчүе төгәл күрсәтелә. Гаилә таркалган очракта, уртак васыятьнамә дә көчен югалта.

– Мирасын бүләк итеп калдырырга теләүчеләргә ни дияр идегез?
– Васыятьнамә төзегәндә, милек вариска кеше үлгәч кенә күчә. Мирас бүләк итеп бирелгәндә, кеше үз милкеннән бүләк итү килешүе төзелгән көнне үк колак кага. Бу – бик куркыныч адым. Мирасны кабул итеп алган зат намуслы булса ярый да. Кызганыч, бүләк итү килешүе имзаланган көнне үк фатир хуҗасын бердәнбер торагыннан мәхрүм итеп, урамга куып чыгаручылар ешрак очрый шул. Шуңа күрә мирасны васыятьнамә яки мирас килешүе төзеп калдыру гына хәерле.

– Мәрхүмнең милке генә түгел, бөтен әҗәт-бурычлары да мирас булып күчә бит. Шушы бурычлардан куркып, мирастан баш тартучылар да бар…
– Мәрхүмнең бурычларыннан куркырга кирәкми. Закон нигезендә сез ул бурычларның үзегезгә мирас булып күчкән милек зурлыгындагы өлешен генә кайтарырга тиеш буласыз. Мисал өчен, сезгә 1 миллион сумлык милек васыять булып калган дип күз алдына китерик. Мәрхүмнең кредит, коммуналь һ.б. түләүләр буенча 1,5 миллион сумлык бурычы җыелып килгән ди. Бу очракта сез бу сумманың 1 миллион сумын гына кайтарырга тиеш буласыз. Бурычның калган өлеше шул килеш кала. Шуңа күрә мирастан баш тартыр алдыннан җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк. Нотариус ярдәме белән рәсми рәвештә баш тартылган мирасны кире кайтарып булмый! Кайчак еллар үтү белән мәрхүмнең моңарчы билгеле булмаган милке барлыгы да ачыкланырга мөмкин. Мирастан баш тарткач, аңа да дәгъва итеп булмаячак.

– Ипотекага алынган фатир мирас булып күчә аламы? Әллә милек иясе вафат булгач, ул автомат рәвештә банкка кире кайтарыламы?
– Милек иясе вафат булгач, аның ипотекага алынган фатиры да, аның түләү буенча барлык бурычлары да вариска күчә. Ипотека алган вакытта милек иясенең гомере иминиятләштерелгән булса, куркыныч түгел. Гомере иминиятләштерелмәгән очракта, кредитны вариска түләп бетерергә туры киләчәк. Тагын шунысын да искәртеп үтәсем килә: бездә мирасны өлешләп кенә кабул итеп булмый. «Мирасчының ипотекадагы фатиры кирәкми, машинасын гына алам», – дип сайланып утыра алмыйсың. Мирасны кабул итү килешүен имзалагансың икән, аны бөтен бурыч түләүләре белән кабул итәргә ризалык бирәсең дигән сүз.

– Мирас алучы варислар ясаган иң зур хаталарны да атап китегезче.
– Мирасны рәсмиләштерергә соңга калу. Иң еш очрый торган хата әнә шул. Күпләр мирасны мәрхүмнең вафатыннан соң алты ай узгач рәсмиләштерергә кирәк дип ялгыша. Чынлыкта исә моны алты ай вакыт узганчы эшләргә кирәк. Аннары үз хокукларыңны суд аша гына даулап булачак. Анда да кешегә бер генә мөмкинлек бирелә. Шушы бер мөрәҗәгать итүдә мирасны вакытында рәсмиләштермәвеңне җитди сәбәпләр белән дәлилли алсаң, отасың. Кеше якынының вафаты турында соң белүе, җитди авыруы, чит илдә командировкада булуы аркасында да соңарырга мөмкин. Закон тарафыннан билгеләнгән 6 ай вакыт эчендә ул мәрхүм васыять иткән торакның коммуналь түләүләрен түләп торган, берәр кешегә мәрхүмнең бурычын кайтарган булса, яки аның кулында мәрхүм исеменә ачылган саклык кенәгәсе булса, аның хокукларын торгызу кыен түгел. Җитди сәбәпләр юк икән – мирастан колак кагасың. Күптән түгел генә, ярдәм сорап, бер ханым мөрәҗәгать итте. Мирасны вакытында рәсмиләштермәгән, үзлегеннән судка документлар тапшырган. Соңаруының сәбәбен тиешенчә аңлата алмаган. Нәтиҗәдә васыять итеп күчкән өч бүлмәле фатирдан, шактый гына зур күләмдә акчадан колак какты. Бу очракта без дә ярдәм итә алмыйбыз. Ник дигәндә, суд юлы бер тапкыр тапталган инде.

Варислар арасында очрый торган икенче зур хата – кәгазь мәшәкатеннән, артык чыгымнардан куркып, йә булмаса, якыннарының үгетләве буенча мирастан баш тарту. Соңгысына аеруча сак карарга киңәш итәр идем. «Мирастан баш тартсаң, акча бирәм», – дигән сүзләрне нинди генә якын кешегез әйтсә дә, ризалашмагыз. Бу вәгъдәләр еш кына һавада эленеп кала. Акча да, мирастан өлеш тә тәтемәячәк, кыскасы.

Мирасны кабул итеп алу өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

1. Мирасны мәрхүмнең вафатына алты ай булганчы рәсмиләштерергә кирәк.

2. Мирас эшен ачу өчен нотариуска иң элек паспортыгызны, мәрхүмнең соңгы яшәгән урыны турында белешмә, үлү турында таныклык, васыятьнамәне (булса) тапшырырга кирәк. Мирасны рәсмиләштерү вакыты чыгып барса, мирас эшен паспорт һәм үлү турында таныклык ярдәмендә генә дә ачарга мөмкин.

3. Нотариус, туганлык мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен, язылышу таныклыгын, балаларның, энекәш-сеңелкәшләрнең туу турында таныклыкларын да соратырга мөмкин.

4. Мираска хокукны дәлилләүче таныклык бирүне сорап гариза язгач, нотариаль тарифны, дәүләт пошлинасын түләргә туры киләчәк.

5. Таныклык алгач, мирасны Росреестр идарәсендә теркәргә кирәк.

6. Васыятьнамәне бәхәсле дип игълан итәргә, анда берәр варисны өстәргә-төшереп калдырырга, милек бүләргә кирәк булса, иң элек белгеч белән киңәшләшергә кирәк. Мирас өлкәсендә хаталар кыйммәткә төшә!

Фото: nizhouse.com


Фикер өстәү