Россиягә кертелә торган чит ил товарлары рубль курсы кимү һәм коронавирусның икътисадка йогынтысы аркасында кыйбатланырга мөмкин, дип яза «Известия».
Чит ил товарлары 10-35 процентка кыйммәтләнергә мөмкин дип саный басма сораштырган экспертлар. Шул ук вакытта халыкара компанияләр ил эчендә җитештерә торган товарларга бәяләрне 10 проценттан да арттырмаячак.
Балалар товарлары, кием-салым һәм аяк киеме, электрон җиһазлар, көнкүреш техника һәм фармацевтика кыйммәтләнүе көтелә.
Әгәр агымдагы рубль курсы сакланса, торак та 10 — 15 процентка кыйммәтләнәчәк.
Россиядә импортны алыштыру, тулаем алганда, нәтиҗәләр бирде, дип билгеләп үтә экспертлар. Шуның аркасында инфляция 4 проценттан артмаячак.
Автомобильләр 6-10 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу илнең Lada маркасына да кагылачак, чөнки Россия автоҗитештерүчеләре чит ил җиһазларын куллана.