Татарстанның бер районында ике күперне су баскан

Зөя елгасындагы су күтәрелү сәбәпле, Буа районында ике күперне су баскан. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республиканың Буа районында ике күперне су басуы турындагы хәбәр бүген 7.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килгән.

Урында билгеләнгәнчә, Кыят торак пункты янында су күтәрелү биеклеге 30 см, ә Черки Килдураз авылы янында 54 см тәшкил иткән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, әйләнгеч юллар, шулай ук халык тормышы өчен тәэмин ителеш (янгынга каршы, азык-төлек һәм медицина) мәсьәләләре каралган.


Фикер өстәү