Татарстанның икътисад экс-министры Фәрит Абдулганиев яңа вазифага билгеләнде

Татарстанның икътисад экс-министры Фәрит Абдулганиев Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бизнес-омбудсменны тәкъдим итү иртәгә булачак, дип хәбәр итә Telegram-канал. «Эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен яклаудан тыш, Фәрит Абдулганиев бурычларына кече бизнес үсеше өчен шартлар тудыру аша Татарстанның инвестицион потенциалын үстерү керәчәк. Шулай ук бизнес-омбудсмен коммерцияле нәтиҗәле производстволар булдыру өчен дә җавап бирәчәк», — диелә хәбәрдә.

Абдулганиев элек билгеләнгән моношәһәрләрне һәм алгарышлы социаль икътисади үсеш территорияләрен үстерү курсына, шулай ук Татарстан тулай төбәк продуктында кече һәм урта бизнес өлешен арттыруга йөз тотачак.

Моңа кадәр «Татар-информ» Фәрит Абдулганиев республика Президенты ярдәмчесе булуын хәбәр иткән иде. Ул бу вазифаны саклап калачак, дип билгеләп үтелә Telegram-каналда. «Шулай итеп, киңәйтелгән вәкаләтләр һәм җаваплылык зонасы белән яңа вазифа булдырылды», — диелгән хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын Вера Камалова башкарган иде.


Фикер өстәү