Табиб коронавирусны салкын тиюдән ничек аерырга икәнен аңлаткан

Үзеңдә ОРВИ билгеләрен тою коронавирус йоктыруны аңлатмый әле. Пульмонолог Инна Мишина “Московский комсомолец” хәбәрчесенә COVID-19 инфекциясенең гадәти суык тидерүдән аермасын аңлатып үткән.

Табиб әйтүенчә, коронавирус еш кына чирнең тегесенә дә, монысына да хас булган билгеләрдән башланып китәргә мөмкин. COVID-19 инфекциясенә өске сулыш юллары инфекциясенең дә кушылуы бар чөнки. Бу очракта сырхауның тамагы авырта башлый.

Беренче чиратта сырхауга ютәленең нинди – корымы яки какрыклымы булуына, эч китү-китмәү, аппетит югалу-югалмауга игътибар итәргә кирәк. Пульмонолог шулай ук төннәрен тирләп уяну, калтырату, хәлсезләнү, баш авырту кебек билгеләргә дә игътибарлы булуны сорый.

Ютәл һәм эч китү көчәйсә (коронавирусның яңа – “дельта” штаммының төп билгеләре булып тора бу) кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк, дип билгеләп үткән Мишина. “Күптән түгел генә инфекция йоктыручыларның барысының да диярлек бу билгеләре бик тиз көчәйде. Кайвакыт – берничә сәгать эчендә”, – дигән ул.

Сүз уңаеннан, экспертлар фикеренчә, Россия әле тагын 3 ел дәвамында коронавирус эпидемиясенә каршы көрәшәчәк. Илдә инфекциянең яңа дулкыннары булу ихтималы зур, чөнки бездә прививка ясатучылар саны әле 60%ка да тулмаган.


Фикер өстәү