Гыйнвар аенда татарстанлылар утны күбрәк тотканнар

Быел гыйнвар аенда республика халкы һәм предприятиеләр 3,1 млрд кВт.сәгать күләмендә электр энергиясен кулланган. Узган елның шушы ук ае белән чагыштырганда 9,3 процентка күбрәк бу, дип хәбәр итә Төбәк диспетчерлык идарәсе матбугат хезмәте. Аерым алганда, автомобиль, химия сәнәгате, торбаүткәргеч транспорт, нефть эшкәртү заводлары һәм халык утны күп яккан.

Республикада энергия җитештерүче предприятиеләр узган елның гыйнвары белән чагыштырганда 6,3 процентка күбрәк электр уты (2,7 миллиард кВт.сәг.) эшләп чыгарган. Башлыча Казан ТЭЦ – 3, Зәй ГРЭСы, Чаллы һәм Түбән Кама ТЭЦлары җитештерүне арттырган. Электр энергиясенең җитмәгән өлеше  катнаш энергетика системаларыннан алынган (гыйнвар аенда – 401,1 миллион кВТ.сәг.).


Фикер өстәү