Чаллыда Моргенштернны татуировка ярдәмендә наркотиклар пропагандалауда гаепләгәннәр

Чаллыда полиция хезмәткәрләре рэпер Алишер Моргенштернны наркотиклар һәм үсемлекләрдән ясалган наркотик чараларны пропагандалауда гаепләп, административ эш кузгаткан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Чаллы дәүләт педагогика университеты белгечләре тарафыннан башкарылган комплекслы лингвистик экспертиза ясаганннан соң, Моргенштернның күкрәгендә ясалган тутуировкасында киндергә охшаган үсемлек сурәтләнгәнлеген ачыклаганнар.

Шулай ук Моргенштернның «Новая волна», El problema һәм Yung Hefner клипларында наркотикларны пропагандалау факты буенча административ тикшерү үткәрелә.

Чыганакның сүзләренә караганда, экспертиза үткәрү өчен Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының наркология фәнни-гамәли үзәге белгечләре җәлеп ителгән. Экспертлар җырчының клипларында «киндердән ясалган продуктларны законсыз куллану һәм уңышка ирешү арасындагы ассоциатив бәйләнешләр, таныш булмаган наркотик матдәләрне куллануга карата уңай мөнәсәбәт, шулай ук наркотиклы үсемлекләрне үстерүгә һәм аларны законсыз куллануга карата кызыксыну уятучы күп кенә күренешләр» тапкан. Әмма Моргенштерн үз гаебен танымаган.


Фикер өстәү