Гашыйкларның серле үлемен тикшерәләр: аларның мәетләре гаражда табылган

Норильскида бер гараждагы машинада 16 яшьлек кыз белән 15 яшьлек егетнең мәетләрен тапканнар. Яшүсмерләр сөрем газы белән агуланган дип фаразлана. Бу хакта Красноярск крае прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прокуратура хәбәр итүенчә, бер ир гаражына баргач, машинасында кызы белән аның егетенең мәетенә тап булган. Автомобильнең бензины беткән булган, ачкычыннан аның кабызылганлыгы ачыкланган. Фаразлар буенча, яшьләр сөрем газы белән агуланып үлгәннәр.

Һәлак булган үсмерләрнең якыннары аларны соңгы тапкыр 6 февральдә күргән. Өйдәгеләр аларны бер-берсенә кунакка гына киткән дип уйлаганнар. Балигъ булмаган балаларның гаиләләре исәптә тормый. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү