Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

Бер йортта – дүрт мәет. Аксубай бистәсендә яшәүче 50 яшьлек ир белән 57 яшьлек хатын, аларның 18 һәм 22 яшьлек авыру балалары бер көндә һәлак була. Әлегә үлемнең сәбәпләрен әйтмиләр. Урында тикшерүчеләр эшли. Гаилә сөрем газы белән агуланган дигән фараз бар.

Лодоркиннарны соңгы мәртәбә күршеләре ял көне күргән. Сишәмбе көне исә аларның үле гәүдәләрен кызлары Александра таба. Күршеләре аптырашта: ничек газ шартламаган, ничек йорт җимерелмәгән? Алар бу гаиләне бары җылы сүзләр белән генә искә ала. Вафат булган Валентина ханым белән Фоат Абдуллин әле берничә көн элек кенә сөйләшеп торган.

– Кеше ышанмаслык хәл бу. Күршебез Валентинаның беренче никахтан өч улы, икенче никахтан дүрт баласы бар иде. Алар белән бергә яшәүче балалар сәламәт түгел иде. Кешегә авыр сүз әйтә торган да гаилә түгел алар, – ди Фоат абый. – Валентина бик тыныч хатын иде. Гаиләсе өчен тырышты, балаларым дип яшәде. Еш кына кибеттән кайтканда очрый иде. Кулында һәрвакыт икешәр сумка булыр. Акчасы булганда түләп алды, бетсә, яздырып алып кайтыр иде. Бурычын пенсия алуга түләде. Шундый намуслы хатын иде.

Ире Викторның төп эш урыны булмаса да, вак-төяк эшләр тапкан. Салгаласа да, тавыш куптарып йөрмәгән.  Лодоркиннарның кызлары Александра кияүгә чыгып, башка урамда яшәгән. Әти-әнисенә дүшәмбе көнне дә шалтыратып караган, алар телефоннарын алмагач, килеп ишек тә шакыган. Аннары инде сишәмбе көнне тагын әниләрен эзли башлаган. Куркыныч хәл бардыр дип уйлап та карамаган.

Фото: «ВК/»Подслушано Аксубаево»/ Уңда — Валентина ханым

– Ул көнне Александраны да күрдем. Аның кебек без дә начар уйламадык. Кыз ишекне озак шакыганнан соң, күршеләре аша әти-әнисенең өенә керергә булган. Мин ул чакта урамда идем. Ул баланың кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем. Бик авыр хәл. Балаларына сабырлык телим, – ди Фоат абый. – Әллә газ казаны сүндеме икән дип тә уйлыйбыз.  Нәрсә булгандыр инде, әлегә әйтүче юк. Тик ни булса да, өзелгән гомерләр кызганыч.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов районда матәм игълан иткән. Ике көн күңел ачу бәйрәмнәре уздырылмый тора.

– Бик кызганыч, авыр хәл. Бер гаиләне югалтык. Калган балаларына, туганнарына сабырлык телибез. Әлегә  тикшерү эшләре дәвам итә. Гаиләнең газ казаны да төзек булган. Аны 3 ел элек кенә алыштырганнар, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Әлеге гаиләне җирләү чыгымнарны үзебез күтәрәбез. Урыннары оҗмахта булсын!

Исегезгә төшерәбез: сөрем газының исе дә, тәме дә юк. Әмма аны сулау кеше гомере өчен куркыныч. Аның белән агулануны тиз генә белеп тә булмый. Ел саен Россиядә меңәрләгән кеше сөрем газыннан зыян күрә. Сөрем газы төрле ягулык янудан килеп чыга. Мәсәлән, нефть, газ, күмер, үзагач яну, эшләп торган машина, тәмәке төтене – барысы да сөрем газын китереп чыгара.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра. Йортларда һәм фатирларда төтен йөри торган юлларны ябарга ярамавын, газ янган җирдә һава йөрергә тиешлеген искәртәләр.  Газ исе сизүгә, «04» телефонына шалтыратып, хәбәр итәргә, агуланучы кеше булса, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

Сөрем газы белән агулану билгеләре:

– баш авырта;

– күңел болгана;

– хәлсезлек сизелә һәм йокы килә;

– эч авырта;

– сулыш алу кыенлаша;

Ничек ярдәм итәргә?

  1. Иң элек сөрем газы чыгуны туктатырга. Кешене ул урыннан алып чыгарга.
    2. Ишек, тәрәзәләрне ачып җилләтергә, кысып торган киемнәрне салдырырга.                 3. Агуланучыга нашатырь спирты иснәтергә.
    4. Пульсы һәм тыны юк икән, ясалма сулыш алдырырга һәм йөрәккә туры массаж ясарга.
  2. Кайнар чәй яки каһвә бирергә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Төп фото: pixabay.com


Фикер өстәү