Татарстанда 4 кешелек гаилә газ белән агуланып үлгән

Аксубайдагы йортларның берсендә дүрт кеше мәете табылган. Фаразлар буенча, ир белән хатын һәм аларның 2000 һәм 2002 елгы балалары газ белән агуланып үлгән.

Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Гусамов хәбәр итүенчә, җирле прокуратура дүрт кеше агуланып үлү белән бәйле рәвештә тикшерү эшләре башлаган. Фаҗига урынына район прокуроры Эдуард Хиразев та киткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Газ корылмалары куркынычсызлыгы буенча хилафлыклар булган очракта, тиешле чаралар күреләчәк.


Фикер өстәү