Синоптиклар бу атна ахырына 2 градус салкын вәгъдә итә

Казанда кичә,  14нче апрель көнне, яңа температура рекорды куелган. Татарстан башкаласында һава +21,4 градуска кадәр җылынган. Бу көнне Казандагы иң югары температура 1995 елда теркәлгән булган. Ул елны җылылык +19,8 градус тәшкил иткән.

Бүген 14.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һава температурасы +22 градустан артып китте һәм яңадан рекордлы дәрәҗәгә җитте.

Иртәгә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Төнлә явым-төшемнәр ихтималы аз, ә көндез аерым районнарда бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава агымнары төньяк-көнчыгыш агымнарга алышыну сәбәпле, республика территорияседә суытып җибәрәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, иртәгә, 16 апрельдә, төнлә 5-7, көндез 15-17 градус җылы булачак.

17нче һәм 18нче апрельдә явым-төшемнәр көтелми. 17се төнлә — 0-5 градус җылы,  ә 18ендә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Көндезләрен 11-17 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

 


Фикер өстәү