Путин төбәкләрдә тормыш сыйфаты рейтингын булдырырга кушкан

Россия төбәкләрендә тормыш сыйфаты җирле халык фикеренә нигезләнгән еллык рейтинг нигезендә бәяләнәчәк. Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы белән Стратегик инициативалар агентлыгының уртак утырышында шулай дип белдергән.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, илне үстерүнең төп максаты – зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да халыкка әйбәтрәк яшәү мөмкинлеге тудыру. Путин  халыкның тормышын яхшырту өчен һәр төбәк куйган тырышлыкны, гади кешеләрнең фикере нигезендә (шул исәптән социологик сораштырулар барышында), максималь дәрәҗәдә гадел бәяләргә вәгъдә иткән.

“Шул сәбәпле, Стратегик инициативалар агентлыгыннан, Дәүләт Советының дәүләт идарәсе комиссиясе белән берлектә, федерация субъектларында тормыш сыйфаты рейтингы методикасын эшләүне сорыйм. Мондый еллык рейтинг нәтиҗәләрен Агентлыкның күзәтчелек советы утырышында караячакбыз”, – дигән Путин.


Фикер өстәү