Татарстан илне үстерү өчен яңа идеяләр тәкъдим иткән Россиянең иң актив ун төбәге исәбенә кергән

Россия Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды (зур халыкара чаралар, конгресслар, күргәзмәләр, эшлекле чаралар һ.б оештыра) тарафыннан үткәрелә торган  “Яңа чор өчен көчле идеяләр” форумына әзерләнү кысаларында илне  тотрыклы үстерү өчен идеяләр җыю төгәлләнгән. Аларны Россиянең барлык 85 субъекты тәкъдим иткән. Илне үстерү өчен яңа проектларын ирештергән Россиянең иң актив ун төбәге исәбенә Татарстан да кергән. Республика барлыгы 529 проект тәкъдим иткән. Иң яхшы 100 идея авторы үзләренең хезмәт җимеше белән 11-12 ноябрьдә Сочида таныштырачак.

Бәйгедә катнашучылар idea.asi.ru крауд-платформасына ил икътисадын, социаль һәм технологик өлкәләрне яңача үстерү буенча 15 меңгә якын идея урнаштырган.  Интернеттага крауд-платформага, гади халык белән беррәттән, әйдәп баручы тармак белгечләре, төбәкләр башлыклары, танылган эшмәкәрләр һәм блогерлар да үзләренең идеяләрен урнаштырган. Проектка илнең төрле почмакларыннан барлыгы 200 меңнән артыграк кеше җәлеп ителгән.

Октябрь башларында Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан киләчәк икътисадын билгеләү йөзеннән бөтен ил күләмендә  үткәрелергә тиешле “Точка кипения” чараларында субъектлар җитәкчеләре катнашында сессияләр оештырылачак. Аларда төбәк өчен иң кирәкле идеяләр сайлап алыначак.

Инде әйткәнебезчә, иң көчле 100 идея авторы үзенең проекты белән ноябрь аенда Сочида “Сириус” фән һәм сәнгать территориясендә таныштырачак.

Татарстанда Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры урынбасары Айдар Идрисовның “Яңа офыклар” профориентация экскурсияләре идеясе белгечләр тарафыннан югары бәяләнгән. Проект югары сыйныф укучыларына республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларына профориентация экскурсияләрен үткәрүне популярлаштыруга (соңыннан ике атнага кадәр түләүле стажировка үтү нигезендә) юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру 2020/2021 уку елында Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән 3 мең укучыга һөнәр сайлауга ярдәм итәчәк. Ә инде бөтен программаны төгәлләгән 150 укучы үзләре сайлап алган предприятиеләрдә ике атналык түләүле стажировка узу мөмкинлеге алачак икән.

“Стратегик инициативалар агентлыгының Росконгресс фонды белән берлектә булдырылган яңа проекты бездә республика тормышын яхшыртуда катнашуга һәм югары нәтиҗәләргә ирешүгә әзер булучы актив кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Мондый инициативалы кешеләргә алга таба да игътибарлы булачакбыз!” – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысаларында иң яхшы дип танылган идеяләр илдә тормышның төрле өлкәләрендә үсеш юнәлешләрен билгеләячәк. Җиңүчеләр Форумны оештыручылардан  һәм партнерларыннан ярдәм алачак. Ә инде аларның идеяләре, сынап каралганнан соң, Россия төбәкләренә тарату өчен,  “Смартека” тотрыклы үсеш тәҗрибәләрен алышу платформасына урнаштырылачак.


Фикер өстәү