Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә утырыш үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын уздырды. Анда дәүләт башлыгы Владимир Путин җитәкчелегендә Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышына бәйле мәсьәләләр каралган.

Билгеле булганча, Рөстәм Миңнехановның торак төзелеше буенча эш төркеме җитәкчесе сыйфатында үз эшчәнлеген дәвам итә. Татарстан Президенты алдагы Владимир Путин указы нигезендә Россия Дәүләт Советы Президиумы составына кертелде. Бүген Россия Президенты рәислегендә Дәүләт Советының 2030 елга кадәр илне үстерүнең илкүләм максатларына багышланган зур утырыш узачак.

Татарстан Президенты Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Ул ике открытканы сайлап алды: 8 яшьлек Радмир Шәкүров бер көнен «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексында үткәрергә теләсә, 12 яшьлек Данияр Галиев чып-чын узыш трассасында җилдерергә хыяллана. Якын арада аларның теләкләре үтәләчәк. «Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Фикер өстәү