Балтачта югалган көймәчене тапканнар

Балтачта иртәдән югалган көймәчене эзләүләрен хәбәр иткән идек.

Арча районы территориясеннән байдарка белән Шушма елгасында йөзәргә кузгалган 61 яшьлек ир- атның башта көймәсен, аннан мәетен табалар.

Язгы ташу көчле булса да, алар әлләни ерак китмәгән, Балтач районының Карадуган авылы тирәсендә табыла. Су юлы буйлап беренче генә сәяхәте булмаса да, кызганычка, монысы элекке әфганчы, запастагы майор өчен фаҗигале тәмамлана.


Фикер өстәү