Санкцияләр каты сугачак, әмма газны Кытайга сатарбыз

Россиянең финанс базарындагы хәлне дә, импорт-экспорт сәясәтен дә Украина чигендәге киеренкелек билгели бүген. Фонд базарындагы гыйнвар мәтәлчеге Саклык банкы балансына бик каты суккан. Банктан ишетелгән хәбәрләр кыйммәтле кәгазьләр портфеленең 102,4 миллиард сумга юкаруын әйтәләр. Югалту күләме кредит оешмасының айлык табышыннан зуррак булган. Россиянең бөтен банк тармагы гыйнвар аенда 200 миллиард сум югалтты, дип бәяли Үзәк банк.

Россия компанияләре кырыс санкцияләр кертелеп, ил SWIFTтан мәхрүм ителсә, чит ил программалары белән тәэмин ителеш тукталса, чиплар һәм югары технологияле җиһазлар импорты өзелсә, ниләр буласын чамалау өчен өйрәнүләр үткәреп карадылар.  Нәтиҗәләр турында беренче вице-премьер Белоусов җитәкләгән утырышта игълан ителде. Алар күңелле түгел. Россия базары андый вазгыятьне авыр кичерәчәк, югалтулар зур булачак.

Әлегә «кара алтын» базарында хәлләр Мәскәү файдасына. Украина чигенә танклар якынайган саен, Uralsның Европадагы бәясе күтәрелә, йөз долларга якынлаша. Россия Европага «кара алтын» озатуны бик нык киметте. Ил җитәкчелеге углеводордларны Кытайга сатуны арттыру турында җитди уйланалар. Көнбатышлылар белән хезмәттәшлек кыл өстендә тора бит. Чит ил аналитиклары нефть бәясе үскән саен, сугыш куркынычы да арта дип саныйлар. Алар моны Грузия белән 2008 елгы конфликтның һәм 2014 елгы Донбасс канкоешының «кара алтын» пигында оешуыннан чыгып әйтәләр.

Газ агымнарын да чин иле ягына бору планлаштырыла. «Российская газета»ның сишәмбе санында шул темага зур язма бар. Киләчәктә Кытайга 100 миллиард кубометр сыек ягулык озатылыр дип ниятләнә. Дөрес, әлегә аның кадәр газ куу өчен торбалар юк, сузасы бар. 2021 елда барысы 10 миллиард кубометр газ Кытайга барып җиткән. Хыялдагының уннан бер өлеше генә. Искә төшерик әле: «Себер куәте» дигән юан торбаны кайчан суза башладылар? 2014 елда. Сигез елга якын вакыт эчендә планлаштырылган куәтнең дүрттән бер өлеше генә сафка басты.

38 миллиард кубометрлык куәт бары тик 2024 елда гына тормышка ашырылачак. Тагын 60 миллиард кубометрдан артык газ куу өчен күпме торба сузарга, күпме акча сарыф итәргә туры киләчәген шуннан исәпләп була. Мәскәү, билгеле, Европа базарын да ташларга җыенмавын әйтә. Әмма ул тарафта барысы да катлаулы. Евросоюз диңгез аша Алжирдан да торба сузарга җыена. Испания шундый торбадан газ ала хәзер дә. Аны сузасы, дәвам итәсе генә кала. Чин иленә сузачак торбаларның коммерция килешүе дә төзелмәгән әле, ниятләр генә бар. Нефть базарындагы хәлләр дә ышанычлы түгел. Гарәпләр яңа «кара алтын» сугышы» башласалар, бәяләр түбәнгә сикерәчәк. Әлегә чүпрәләр сугыш куркынычында гына кабара.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү