Колак шаулауның куркыныч авыру билгесе булуын әйткәннәр

Колак шауласа, баш миендә яман шеш булуы ихтимал. Бу турыда табиб-отоларинголог Владимир Зайцев әйткән.

“Колак шаулауның берничә сәбәбе булырга, мөмкин. Шулар арасында иң куркынычы – баш мие яки эчке колак яман шеше”, – ди белгеч. Моннан тыш, сенсоневраль саңгыраулык та колак шаулауга китерә. Бу очракта тавыш нервына кан килүе начарланган була. Артык арганда, кан басымы күтәрелгәндә дә колак шауларга мөмкин. Шулай ук колакта күкерт бөкесе булса да колакның шаулавы бар. Бер көннән артык колак шауласа, төнлә дә туктамаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгеч.

 


Фикер өстәү