Коронавирусның яңа җитди нәтиҗәләрен атадылар

Коронавирус авыруы эчке колак эшчәнлеген бозарга һәм ишетү белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Массачусетс галимнәре ковидның эчке колакка тәэсирен өйрәнгән һәм инфекциянең төкле күзәнәкләргә тәэсир итүен ачыклаган. Әлеге күзәнәкләр ишетү сәләтенә генә түгел, ә хәрәкәтләр координациясенә дә җавап бирә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, галимнәр лабораториядә сирәк тукымалар кулланып эчке колак моделен ясаган. Моннан тыш, алар ковид белән авырган 10 кешене күзәткән: аларның тугызы колак шаулауга, алтысы баш әйләнүгә зарланган, барысы да ишетү сәләтен җиңелчә яки җитди югалткан булган.

«Элек ковид белән авырып, куркыныч өзлегүләре булган яки ишетү сәләте кимүгә, колак шаулауга игътибар итмәгән кешеләр өчен мондый тест юк иде. Без хәзер дә авыруның нинди булуын белмибез, әмма нәтиҗәләр чыннан да коронавирус кичергән кешеләрнең аудиовестибуляр симптомнарына игътибар таләп итә», — дип сөйләде Бертарелли Фонды профессоры һәм Стэнфорд университетының Медицина мәктәбе кафедрасы мөдире Константина Станкович.

Хәзер тикшеренүчеләр ковид һәм башка вируслар китереп чыгарган эчке колак инфекцияләрен дәвалауның төрле вариантларын тикшереп карар өчен кешенең күзәнәк модельләрен кулланырга тели.


Фикер өстәү