Коронавирусның үпкәгә үтеп керү сәләтен югалтуын ачыклаганнар

COVID-19 мутацияләнгәннән соң асылда югарыгы сулыш органнарына зыян сала.

Коронавирус инфекциясе мутацияләр нәтиҗәсендә үпкә тукымаларына үтеп керү сәләтен югалткан. Бу хакта бүген Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сөйләп үтте, дип яза “РИА Новости”.

Россиянең баш санитар табибы аңлатып үткәнчә, вирус даими үзгәреп тора, кеше организмына үтеп керү өчен җайлырак ысул эзли. Шул сәбәпле COVID-19 үпкә тукымаларына үтеп керүгә ярдәм итүче бер рецепторын җуйган.

Попова басым ясап әйткәнчә, коронавирус үпкә тукымасына үтеп керү сәләтен торгызырга да мөмкин. Әмма бүген ул асылда югарыгы сулыш органнарын зарарлый. Бу чир йоктыручыларда – трахеит, балаларда – бронхит китереп чыгарырга мөмкин.

Шул ук вакытта “омикрон” чирнең авыр формаларын китереп чыгармый. Ләкин яңа штаммнан соң организмның нинди хәлдә калуы өйрәнелмәгән, чөнки аның пәйда булуына бик аз вакыт узган әле.
Моңа кадәр медицина фәннәре докторы Владимир Зайцев коронавирусның “омикрон” штаммын йоктыручыларга тавышның карлыгып калу яки аны тулысынча югалту куркынычы янавын кисәткән иде. Инфекция йоткылыкның аскы өлешенә төшеп җиткән очракта шулай булырга мөмкин икән.


Фикер өстәү