Бала караучы хатын ике яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә

Суд бала караучыны тоткарлау вакытын тагын 72 сәгатькә озайткан.

Әлеге коточкыч хәл Ленинград өлкәсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үлгән кыз нянясында берничә ай яшәгән. Аның әнисенең бала карарга вакыты булмаган, ул сәүдә үзәгендә җыештыручы булып эшләгән. Бала караучыга хезмәте өчен ул 700 сум түләгән.

Бала караучы кызның әнисенә шалтыратып, баланың сулышы белән проблемалары булуы турында хәбәр итә. Әнисе кайтканда инде кызның сулышы туктаган була. Кайбер мәгълүматларга караганда, няня ике көн буе сабыйның үлемен яшергән. Моннан тыш, баланың тәнендә гематомалар да булуы мәгълүм. Бала караучыны  тоткарлау вакытын суд тагын 72 сәгатькә озайткан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү