Айдар Сәлимгәрәев: «Район редакцияләренең төп проблемасы — почтальоннар җитмәү»

Почтальоннар җитмәү — күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип белдерде. Бу хакта ул агентлыкның еллык коллегиясендә әйтте.

— Баш мөхәррирләр арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, Лаеш, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә, Менделеевск, Питрәч районнарында почтальоннар җитмәү, ә Минзәләдә дистәләгән авылга бер почтальон хезмәт күрсәтүе ачыкланды. Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Ютазы, Тукай районнарында кайбер почта бүлекләре ябыла. Кама Тамагы районында алты зур торак пунктта элемтә бүлекләре юк инде, — диде агентлык җитәкчесе.


Фикер өстәү