11 яшьлек Агния Зиятдинова: «Күнегүләр вакытында хаталар ясасам да, кайберәүләр кебек  елап утырмыйм»

Кайбер балалар кояш нуры кебек. Алардан бөркелгән җылылык хәтта тирә-юньдәге өлкәннәргә дә җитә. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче 11 яшьлек Казан кызы Агния Зиятдинова да шундыйлардан. Ул мине спортта ирешкән уңышлары белән генә түгел, күбрәк дөньяга карашы, бәләкәй генә булса да, анык фикер йөртүе белән җәлеп итте. Бүген кыз тренер Вероника Скабина белән «Ватан» спорткомплексында шөгыльләнә.

Соңгы араларда Агния җиңү артыннан җиңү яулый. Алар арасында «Сөембикә кубогы», «Золушка», «Sport Kids» турнирларындагы беренчелекләр бар.

– Минем өчен алтын җиңү Санкт-Петербургта «Diva cup» бөтенроссия турнирында булды, – дип уртаклаша кыз кичерешләре белән. – Анда җиңүемне белгәч, хәтта үз-үземә ышанмый тордым. Күкнең җиденче катында булдым дип әйтәләр бит әле. Мин дә шундый хисләр кичердем.

Шатлана, әмма уңышлардан башы әйләнми Агниянең.

– Күнегүләр вакытында хаталар ясасам да, кайберәүләр кебек  елап утырмыйм. Киресенчә, әһә, монысы барып чыкмады, димәк, тырышырга кирәк дигән нәтиҗә ясыйм. Шыңшып утырудан бернинди файда юклыгын беләм чөнки. Ялгышларыңны төзәтә алсаң гына алга барып була. Мин гимнастиканы уңайлы спорт төре дип әйтмәс идем. Бик катлаулы ул. Әмма бу авыр юлны мин үзем сайладым. Шуңа күрә үземә генә ышанырга туры килә. Бик күп республика, Россия буенча үткәрелгән ярышларда катнаштым инде. Мәскәүдә һәм Кырымдагы Евпатория шәһәрендә Евгения Сиротина җитәкчелегендә җыеннарда булдым. Осталыгымны арттырыр өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга тырышам.

Агния гимнастика белән шөгыльләнүче спортчылар турында да күп белә.

– Миңа Александра Солдатова ошый. Ул карьерасын тәмамлады, зур спорттан китте инде. Бик үзенчәлекле спортчы иде, – ди ул. – Вакыт булганда, нәфис гимнастика буенча ярышларны карарга бик тә яратам. Нинди дә булса яңалык күрәсе, өйрәнәсе килә. Әмма шул ук вакытта беркемгә дә охшарга тырышмыйм. Һәр җирдә, һәр ярышта үзем булып каласым килә.

Агниянең алга барырга омтылам дигән сүзе гимнастикага гына кагылмый әле.

– Спорт белән шөгыльләнү мәктәптә укырга бер дә комачауламый. Музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга да өйрәнәм. Икесендә дә гел “5ле”гә генә укыйм, – дип таныштыра ул үзе белән.

Бу сүзләрне сыйныф җитәкчесе Сания Абдуллина да җөпли:

– Бер булганнан барысы да була дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Агния оригиналь фикер йөртә, бөтен нәрсә белән кызыксына. Рус теле һәм әдәбияты, математика фәннәреннән олимпиадаларда катнашып, җиңү яулый. Сүз дә юк, бик талантлы кыз.

Мәктәп турында сүз чыккач, Агния дуслары турында да сөйләп ала.

– Дүрт сыйныфны һәм 5 нче сыйныфның бер чиреген бер мәктәптә укыдым. Аннан икенче мәктәпкә күчәргә туры килде. Элеккеге сабакташларым белән һаман элемтәдә торабыз. Хәзергеләре белән дә дуслашып беттем.

Җор телле ул, бер дә аптырап калмый. Аның белән дусларына да бик рәхәттер. Үзенең спортчы булып китүен дә мәзәк итеп кенә сөйли.

– Гимнастика белән шөгыльләнәчәгем алдан ук билгеле булган. Әнине УЗИга төшергәндә, табиб, кызыгызның аяклары бик озын, спорт белән шөгыльләнсә, зур уңышларга ирешер, дип юраган. Әни, бәлки, моңа бик игътибар итмәгән дә булыр иде. Мин бик шук булганмын. Гел йөгереп йөргәнмен, сикергәнмен, көлгәнмен, елмайганмын. Ниндидер күнегүләр ясарга тырышканмын, хәтта шпагатка да утырганмын. Шуннан мине, рәхәтләнсен әйдә, энергиясен чыгарсын дип, гимнастикага бирергә булганнар. Бу вакытта миңа 4 яшь тулып кына киткән була әле.

Әти-әнисен  гаҗәпләндерүдән бер дә туктамый Агния.

– Бик акыллы, зиһенле ул, – ди әнисе Ландыш. – Яшерен-батырын түгел, бәләкәй генә булса да, фикеренә таянып, кызымнан үрнәк алган чакларым да була. Аның беркайчан да киреләнгәнен, елый-елый нәрсәдер даулаганын хәтерләмим. Шундый яхшы кәефле, позитив кеше ул: нинди генә вазгыять килеп туса да, бары тик яхшы якларны гына күрергә тырыша. Гел кемгәдер ярдәм итәргә омтыла. Аның өчен бу дөньяда, әйтерсең лә, усаллык дигән нәрсә бөтенләй юк. Һәр җирдә матурлык кына күрә. Ниндидер тәрбия ысуллары кулланам дип әйтә алмыйм. Бер генә нәрсә әйтә алам: мин аны бик нык яратам. Бу хисләремне беркайчан да яшергәнем юк.  Өч яшькә кадәр нәрсә теләсә, шуны эшләргә рөхсәт иттем. Әйтергә кирәк, мондый адымны күп әти-әниләр аңлап бетерми. Ни теләсә, шуны эшләргә рөхсәт итү ул – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, шартлар тудыру дигән сүз. Мәсәлән, безнең өйдә барлык розеткалар да “ябык”, димәк, баланың кулы җитми дигән сүз. Шулай икән, димәк, моны эшләргә ярамый дигән уй баланың башына үзеннән-үзе кереп урнаша. Без аның теләкләрен дә үз иркенә куйдык. Бүген үзен берәр башка өлкәдә сынап карыйсы килсә, каршы килмәс идем.

Әтисе Тимерхан да шатланып туя алмый кызының уңышларына:

– Телефоннан Санкт-Петербургта уздырылган турнирда беренче урын яулаганын ишеткәч, шатлыктан күз яшьләрем тәгәрәп төште. Ике тәүлек эйфория халәтендә йөргәнмендер. Җентекле эш һәрвакытта да үз җимешләрен бирә дип уйлыйм. Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: үзегез белмәгән яки эшләп карамаган әйберне балаларга өйрәтеп маташмагыз. Бала күңеле аның дөрес түгеллеген барыбер сизенә. Берәр нәрсәгә омтылышы булса, профессионаллар кулына бирү – иң кулае. Тик бу очракта да читтән күзәтүче булып кына калырга һич тә ярамый. Үзеңә дә балага үрнәк булырга, җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү