Роспотребнадзор башлыгы Россиядә локдаун кертү мөмкинлеге турында фикерен җиткерде

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бу мәсьәләне тәфсилләп анализлаган.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча локдаун, карантин яки башка төрле гадәттән тыш чара кертү ихтималы буенча фикерен белдергән. Аның әйтүенчә, илдә мондый чикләүләр кертү әлегә планлаштырылмый. Попова аңлатып үткәнчә, чир йоктыручылар саны артачак, әмма без бу “казан”да инде байтактан “кайныйбыз”. Россия эпидемиологик вазгыять авыр булган шартларда ничегрәк эш итәсен азмы-күпме белә. Коронавируска каршы көрәшүнең әйбәт кенә юллары уйлап табылган.

Шулай ук Попова халыкка “122” телефоны аша мәгълүмат җиткерү буенча яңа системаны телгә алып үткән. Аның әйтүенчә, бу система бик нәтиҗәле үсеп килә. Бердәм номер кешеләрнең проблемаларын хәл кылуга ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия табиблары карантин кертүне сорады. Аларның фикеренчә, “омикрон” йоктыручыларның ташкын булып сырхауханә һәм хастаханәләргә агылуы илнең медицина хезмәтләре системасын җимерергә мөмкин.


Фикер өстәү