Роспотребнадзор COVID-19 инфекциясенә тест узу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачкан

Роспотребнадзор коронавирус инфекциясенә тест узу мәсьәләләре буенча ил күләмендә “Кайнар линия” ачкан. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2021 елның 21 октябреннән коронавирус инфекциясенә тест узу мәсьәләләре буенча бөтен Россия күләмендә “Кайнар линия” оештыра. Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге телефоны (8 800 555 49 43) аша тиешле сорауларга җаваплар биреләчәк”, – диелгән хәбәрдә.

Ведомство белгечләре телефон аша мөрәҗәгать итүчеләргә коронавирус инфекциясенә тест узу, аны тикшерү, нәтиҗәсен бирү вакытына бәйле мәсьәләләргә ачыклык кертәчәк.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Роспотребнадзор COVID-19 инфекциясенә бирелгән тестны тикшерү вакытын 48 сәгатьтән 24 сәгатькә калдырган (биологик материал лабораториягә китереп җиткерелгәннән соң узарга тиешле вакыт турында сүз бара).


Фикер өстәү