Югары Кыерлы Сабан туе батырларын кыйммәтле бүләкләр көтә

Узган ике атнада Татарстан шәһәр һәм районнарында Сабан туйлары гөрләп узды. Әмма бәйрәмнәр әле тәмамланмады. 2 июльдә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында күңелле бәйрәм узачак. Елдагыча бирегә иң көчле көрәшчеләрне көтәләр.

Батыр егетләргә саллы бүләкләр дә әзерләнгән. Бил алышу ике авырлыкта узачак: 85 килога кадәр һәм аннан авырраклар. Үз категориясендә беренче урынны алган егетләргә – 35 000, икенчеләргә – 25 000, өченчеләргә исә 15 000 сум акча вәгъдә итәләр. Баш батырга тәкә белән бергә квадроцикл да эләгәчәк. Узган ел Югары Кыерлы Сабан туенда иң көчле егет булып Раил Нургалиев танылды һәм мини-тракторга ия булды.

Күңел ачу чараларына килгәндә, уеннар да, җыр-биюе дә булачак. Бәйрәмгә килүчеләр Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм башка җырчыларның чыгышларын карап, рәхәтләнеп ял итеп китәчәкләр. Бик күңелле булачак, килми калмагыз!


Фикер өстәү