Көмәнле икәнен белгәч, егет сөеклесен кыйнаган һәм үтерү белән янаган

Волгоградта яшәүче 25 яшьлек егет сөйгәнен газаплауда гаепләнә.

Узган елның 17 декабрендә 27 яшьлек хатын-кыз Тимирязев урамындагы бер фатирга килгән. Ул сөйгәненә көмәнле булуы турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерергә уйлаган. Әмма әлеге хәбәр ирнең ачуын гына чыгарган. Ул фатирын эчтән бикләп, үтерү белән янаган һәм кызны кыйнаган.

Ир күбрәк хатынның эченә суккан. Ниндидер могҗиза белән хатын, ярдәм сорап, әнисенә СМС җибәрә алган. Әнисе тиз арада полиция белән килеп җиткән.

25 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Хатын сүзләренчә, сөйгәне аңа үтерү белән янаган.


Фикер өстәү