Юллардагы камераларны куллануны чикләү турында закон проекты әзерләнде

Дәүләт Думасының Транспорт комитеты юлларда юл кагыйдәләрен бозучыларны терки торган камераларны куллануны чикли торган закон проектын әзерләде. Проектта мондый камераларны урнаштыру урыннары һәм аларны куллану очраклары билгеләнгән. Бу хакта «Коммерсант»  хәбәр итә.

Мондый объектларны урнаштыру урыннары хәрәкәт иминлеге аудиты барышында билгеләнәчәк. Камераларны юл һәлакәте куркынычы булган участокларда, юл чатларында, ремонт эшләре алып барыла торган урыннарда, машина туктый торган зоналарда, җәяүлеләр кичүендә урнаштырачаклар.

Документ күчмә камералардан файдалану кагыйдәләрен дә билгели. Аларны катгый чикләнгән вакытка һәм билгеле бер ноктага гына куярга мөмкин булачак.

Дәүләт Думасында закон киләсе елның 1 мартында үз көченә керер дип планлаштыралар. Аннары белгечләр барлык камераларның яңа кагыйдәләргә туры килүен тикшерәчәк. Җиһазлар билгеләнгән кагыйдәләргә туры килми икән, андый камераларны сүндерәчәкләр.


Фикер өстәү