Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта

Бүген, 14 апрельдә, Татарстанда җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Татарстанда төнлә – 0-5 градус җылы,  көндез 8-13, республиканың көньяк-көнчыгышында 14-19 градус җылы булыр дип көтелә.


Фикер өстәү