«Республика бюджеты бик киеренке булачак, ләкин социаль юнәлешкә игътибар кимемәячәк»

Дәүләт Советының уналтынчы утырышында иң еш яңгыраган һәм төп фикер әнә шушы булды кебек. Утырышта 29 мәсьәлә каралса да, депутатларның төп игътибары 2021 елга, 2022 hәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетына юнәлгән иде. Бюджет турында проект беренче укылышта кабул ителде. Әлеге закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кертеләчәк.

Билне кысып буарга туры киләчәк

Киләсе елларда республика бюджетына күпме акча керәсен һәм чыгасын саный башлаганчы, федераль казнага булган бурыч турында сөйләделәр. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, өстәмә килешү нигезендә, республиканың 14 федераль бюджет кредиты буенча бурычларын каплау 2023-2032 елдан 2025-2034 елларга күчерелгән. Республиканың 66,1 млрд сум әҗәте бар. Моннан тыш, 2017 елда реструктуризацияләнгән өч бюджет кредиты буенча бурычларны кайтару вакыты да 2029 елга кадәр озайтылган. Министр сүзләре буенча, бу бурыч күләме 5,2 млрд сумны тәшкил итә. Шулай итеп, Татарстан федераль казнага 71,3 млрд сум акча кайтарып бирергә тиеш.
Табышка килгәндә, министр әйтүенчә, киләсе елда табышка салым – 77 млрд сум, физик затларның кеременә салым Татарстанның берләштерелгән бюджетына 81,5 млрд сум күләмендә керер дип фаразлана. Республика бюджетына керемнәр 57,2 млрд сум тәшкил итәчәк.
– Социаль әһәмияткә ия булган республика чаралары инде берничә ел уңышлы гына финансланып килә. Киләсе елларда да бу мөһим чаралар дәвам иттереләчәк, – диде министр.
Радик Гайзатуллин әйтүенчә, консолидацияләнгән бюджетта социаль өлкә чыгымнары киләсе елда – 5,6 процентка, 2022 елда – 8,6 процентка, 2023 елда 11,7 процентка артачак. Иң күп сорый торган «Мәгариф» тармагына чыгымнар киләсе елда 101,7 млрд сум булыр дип фаразлыйлар. «Сәламәтлек саклау» тармагы исә, мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 76,8 млрд сум, шул исәптән республика бюджетыннан 26,7 млрд сум тәшкил итәчәк.
Республиканың икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, 2021 елда тулай төбәк продукты 2 трлн 632 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу 2020 ел белән чагыштырганда, 3,9 процентка күбрәк. 2019 ел белән чагыштырганда, ваклап сату 102,1 процентка артыр дип фаразлый.
Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин азык-төлек бәяләре артуына басым ясап, Олег Пелевиннан Татарстан хакимиятенең бәяләрне артуны булдырмый калу өчен нәрсә эшләве белән кызыксынды.
– Әйе, без мул уңыш җыеп алдык. Моның өчен авыл халкына зур рәхмәт, – диде Рыбушкин. – Ләкин шул ук вакытта сез миңа ни өчен азык-төлеккә бәяләр артуын аңлатыгыз әле. Сез кибеттә соңгы тапкыр кайчан булдыгыз? Бәяләр бик арта бит. Ярминкә оештырудан тыш, хөкүмәт моны булдырмый калу өчен нәрсә эшли? Монда сүз беренче чиратта ипи, сөт, май, ит турында бара.
Олег Пелевин продукт бәяләре мәсьәләсенең һәрвакыт хөкүмәт күзәтүе астында булуын әйтте. Аның сүзләре буенча, бу эш белән махсус комиссия шөгыльләнә.
– Әйе, чыннан да, берара кайбер продуктларга бәяләр артты, ләкин шунда ук кирәкле карарлар кабул ителде. Анализ үткәрелде һәм тиешле чаралар күрер өчен тәкъдимнәр шул исәптән Россия федераль монополиягә каршы хезмәтенә дә җибәрелде. Хәзерге вакытта бернинди дә бәя арту күзәтелми. Шул ук вакытта кайбер товарларга, мәсәлән, яшелчәләргә, бәя төшү дә күзәтелә. Көзен аларга ел саен бәя төшә, – дип җавап бирде министр урынбасары.
Вазгыятьнең киеренке булуын, шунлыктан билне кысыбрак буып куеп, акчаны әрәм-шәрәм итмәскә кирәклеген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин да искәртте. Аның сүзләре буенча, быел тугыз ай эчендә бюджет югалтулары 33 млрд сумны тәшкил иткән.
– Быел без югалтуларның барысын да капларга өлгермәячәкбез. Икътисадны һәм бюджет керемнәрен торгызу эше киләсе ел башына кала дигән сүз. Бюджетның чыгым өлешен рациональ планлаштырырга кирәк булачак, – диде Леонид Якунин.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бюджетның бик катлаулы булуын ассызыклады. Ул 2021 елгы бюджетта барлык чыгымнарның 77 проценты социаль әһәмияткә юнәлдерелгән булуын әйтте.
– Башкарып чыгар өчен бик авыр бюджет, – дип билгеләп узды ул. – Ләкин шуңа да карамастан, ул социаль юнәлешен саклый. Бу чыгымнар өчен планлаштырган акчаны, әлбәттә, эшләргә кирәк әле. Халыкның социаль яклавын мөмкин кадәр саклап калырга һәм шул ук вакытта икътисадны тиз арада торгызу өчен барлык шартларны да булдырырга кирәк.

Пенсионерның яшәү минимумы арта

Утырышта киләсе елдан пенсионерларның яшәү минимумы артачагы да билгеле булды. Әлеге вакытта ул 8 232 сумны тәшкил итә. Артканнан соң, 8423 сум булачак. Шунысын искәртергә кирәк: бу күрсәткеч 2017 елдан бирле үзгәрешсез булган. Яшәү минимумына карап, пенсиягә федераль социаль өстәмә күләме билгеләнә. Аны исә пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр генә ала.
Болардан тыш, Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова, үз чыгышында, Россиянең Татарстанга коронавируслы авыруларны дәвалау өчен 790 млн сум акча бүлеп биргәнлеген җиткерде.
– Киләсе елда коронавирустан дәвалау очраклары өчен фонд бюджетыннан күпме акча тотыласын алдан фаразлап булмый. Быелгы кебек үк, ничек бар, шуңа карап хәл итәчәкбез, – диде ул.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү